Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Шатлык» хореография ансамбле - Татарстан энҗесе!

Актанышның «Балалар сәнгать мәктәбе» укучылары- «Шатлык» хореография ансамбле VIII Халыкара «ТАТАРСТАН ЭНҖЕЛӘРЕ» сәнгать фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат булып танылды. Коллектив җитәкчесе – Айзирәк Локманова.

Хореографик коллектив яңадан үзенең югары сәнгать мөмкинлеген раслап, мәртәбәле Халыкара конкурста I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Бу коллективның «Татарстан энҗеләре» фестивалендә икенче җиңүе, аларның профессиональлеген, талантын һәм тырышлыгын тагын бер тапкыр тамашачыга танытты.  

«ШАТЛЫК» коллективын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм сәнгать биеклекләре юлында яңа уңышлар, илһам һәм иҗади казанышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев