Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәбезбашта балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды

17 нче август көнне Шәбезбаш авылында бик күңелле чара узды.

Иң элек халыктан җыелган үзарасалым акчасына эшләнгән балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Лентаны авылның кечкенә дәвамчылары Ислам Зиязетдинов һәм Илдан Газетдинов кисте. Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Ралиф кызы авылны төзекләндерүдә эшләнгән эшләр өчен Шәбезбашлыларга рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә кулга кул тотынып эшләүләрен теләде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә авыл клубында кечкенә артистлар тарафыннан әзерләнгән курчак театры спектакле булды. Соңыннан балалар, әниләр, әбиләр аниматор Алсу апалары оештырган уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыннары артында төгәлләнде. Авылда гына түгел, шәһәрдә яшәүче балаларыбыз да әби-бабайларын, әти-әниләренең туган авылларын яратсыннар, туган телебезне онытмасыннар өчен мондый чаралар бик әһәмиятле булып тора.

Рәмилә Хамматуллина, Шәбезбаш клубы мөдире 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев