Шәбезбаш авылы театр коллективы Бөек Ватан сугышына багышланган спектакль күрсәтте
Сугышның аяныч язмышларын чагылдырган әсәрләр бик күп. Шуларның берсен Шәбезбаш авылы театр коллективы сәхнәләштереп, районда беренчеләрдән булып, халыкка тәкьдим итте.
Спектакльне Шәбезбаш һәм Яңа Балтач авыл клубларында куеп, зал тулы тамашачыны күз яшьләре белән карарлык итеп уйнадылар алар. Салават Әбүзаровның "Әсир" пьесасы буенча куелган спектакльдәге вакыйгаларны - әсирлектә булган Сәлмәнне һәм аның гаиләсен авыл халкының ничек түбәнсетүе, йөрәк әрнүләренә түзә алмый вафат булуы, соңарып аны эзләп тапкан ике орден һәм медален тапшырырга килүләрен - тамашачы үз йөрәге аша үткәреп утырды һәм артистларны алкышларга, чәчәкләргә күмде.
Кечкенә генә Шәбезбаш авылының олы артистларына зур уңышлар телибез!
Фәридә Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев