КОТЛЫЙБЫЗ: Матур уңышларыгыз белән!
Икенче мәртәбә үткәрелгән "Яңа Татар җыры" җыр-моңга мөкиббәннәр арасында якташларыбыз җиңүләргә ирештеләр.
Танылган шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә, композитор Инсаф Хәбибуллин көенә иҗат ителгән "Сандугачым" җыры 2 дәрәҗә премия лауреаты булды. Җырны Резеда Тәмендәрова җитәкчелегендәге Татарстан камера хоры белән бөек һәм мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсы гран-при, "Башкорт җыры" лауреаты Алмас Хөсәенов башкарды.
Чын йөрәктән тәбриклибез, яңадан-яңа казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев