Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Байсар мәдәният йорты хезмәткәрләре актив өлкәннәр белән Башкортостанга Роберт Миңнуллин музеена бардылар

Актаныш районында Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл җирлекләрендә лаеклы ялдагы хезмәтчәннәрне төрлечә хөрмәтлиләр. Иске Байсарлылар ут күршебез Башкортостанга Роберт Миңнуллин музеена экскурсиягә бардылар.

7 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Иске Байсар мәдәният йорты хезмәткәрләре иң актив өлкәннәр белән Илеш районы Шәммәт авылына Роберт Миңнуллин музеена бардылар, дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева.

Татарстанның Халык шагыйре Роберт Миңнуллин музее Шәммәт авылында 2024 елның август аенда ачылды. Элеккеге мәктәптә шулай ук Роберт Миңнуллинның һәм аңа башка язучы-шагыйрьләр бүләк иткән китапларны туплаган китапханә эшли. Мәктәп бакчасында яраткан шәхесебезгә һәйкәл дә куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев