Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әнәк артистлары Иркәнәш басуында концерт куйды

Әнәк авылы мәдәният йортына йөрүче үзешчәннәре хезмәткәрләре бүген иген басуына бардылар. Икмәк язмышын хәл итүче игенчеләргә агитбригада концерт программасы күрсәтте.

Игенчеләрнең — һәр минуты исәптә. Иртә таңнан алтын башаклы кырларга киләләр дә кичке караңгыга кадәр тырыш хезмәт куялар. Әнәк авылы мәдәният йортына йөрүче үзешчәннәр төшке ял вакытына туры китереп комбайнчылар янына килде. 

 "Әнәк" агрофирмасының Иркәнәш бүлекчәсе механизаторлары рәхәтләнеп концерт карадылар. Милли күлмәкләр кигән кызлар басу-кырларга матур көйләр яңгыратып җырладылар, биеделәр.  

Мәдәният хезмәткәрләре бодай кырында тәкъдим ителәчәк концертка җентекләп әзерләнгәннәр. Аудиториягә яхшы ишетелсен өчен үзләре белән аппаратура алып килгәннәр. "Шуңа да концерт бик матур һәм оешкан төстә узды", дип хәбәр итте безгә Әнәк мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Нигъмәтуллина. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев