Актанышның эшче яшьләре «Безнең заман» телевизион фестивалендә катнашты
«Игелек үзәге» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рәмүзә Фәрхетдинова, «Яшьлек» мәдәни үзәгеннән Айнур Хөсәенов, Рөстәм Хөсәенов, А. Гыйльманов «Безнен заман- наше время» телевизион фестиваленең зона бәйгесендә катнашты.
Эшче яшьләр арасындагы мәдәни конкурс 7-8 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә үтә.
Яшьләребез "Хореография" номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар. Алар барысы да ноябрь аенда Казанда "Безнең заман" фестиваленең суперфиналында чыгыш ясаячак.
Ихластан котлыйбыз, райондашларыбызга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев