Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш кызлары Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальдән уңышлар белән кайта

Бүген Казан каласында Әлфия Авзалова исемендәге өченче халыкара фестиваль-бәйге узды.


Моң патшабикәсе, якташыбыз Әлфия Авзалованың якташлары-Актанышның яшь талантлары да конкурста катнашып уңышларга иреште.

 Казан каласының Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең 2 курсында белем алучы, жырчы сандугач Гөлия Заһертдинова Әлфия апабыз репертуарыннан "Яшь наратлар" җыры белән чыгыш ясады. Мәртәбәле җюри Гөлиянең чыгышын югары бәяләде, ул беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Гөлия Заһертдинова 23 октябрьдә узачак гала-концертта катнашырга юллама алды.

"Умырзая" вокаль ансамбле 2 нче дәрәҗә лауреат, "Тамчы" квартеты кызлары һәм яшь башкаручы Рузилә Сабирова дипломант булдылар.

Җырчыларыбызны һәм аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә тагы да матур җиңүләр теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев