Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш йолдызлары «Йолдызлык»та балкыячак: «Ак инеш» һәм «Умырзая»- Пирамидада, «Тамчы» белән Сөмбел- УНИКСта!

Ниһаять, «Йолдызлык» фестиваленең финал, суперфинал этаплары үз эшен тәмамлады.

Берничә көн дәвам иткән сайлап алу концертларында Актанышның сәнгать сөюче балалары үзләренең талантлары белән мәртәбәле жюрины әсир итте. Меңләгән номер арасыннан безнең кызлар һәм егетләрнең чыгышлары лаеклы бәяләнде. "Ак инеш" ансамбленең Пирамидада узачак концертта катнашуын хәбәр иткән идек. Татарстан Республикасы Рәисе, республиканың барлык районнары башлыклары тамаша кылачак Гала-концертта "Умырзая" кызлары да җырлаячак. Вокалистларыбыз Ифрат Хисамов, Миргалим Харисов язган "Ромашкалар" җырын башкарачак. "Умырзая" үрнәк вокаль ансамбленең җитәкчесе- Разидә Хаҗиева.

Ә УНИКСта булачак тагы да матур концертта актанышлылар данын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкләгән "Тамчы"  үрнәк вокаль ансамбле һәм җырчы сандугачыбыз Сөмбел Харисова яклаячак. Йолдызчыкларыбызга уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев