“АК ИНЕШ” ЙОЛДЫЗЛАРЫ: Кырымда үзебезне татар милләтенең лаеклы балалары итеп күрсәттек (фотолар)
Ел саен җиңүләр яулаган “Ак инеш” ансамблен “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Кырымга путевка- ял итәргә юллама белән бүләкләде.
12 июльдә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, “Йолдызлык” фестивалендә бик күп конферанс-җиңүчеләр әзерләгән остаз Лилия Ялалова һәм “Ак инеш” нең җитәкчесе Лилия Фәтхуллина белән 21 биюче Кырымга юл тотты.
- Кырымдагы 18 көн күз ачып йомганчы узып та китте. Саки шәһәрендәге “Голубая волна-Зәңгәр дулкын” шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның “Йолдызлык” фестиваль-проектында катнашкан, югары уңышларга ирешкән коллективлар, артист-балалар белән бергә аралашу, мастер-классларда осталыкларын арттыру “Ак инеш” биючеләренә бик күп нәрсә бирде. Балалар ял итеп кенә калмады, төрле концертларда катнаштылар, репертуардагы барлык биюләрне лагерьдагы "Йолдызлык" проекты җитәкчеләренә, барлык укучыларга күрсәттек. Яңа композицияләр өйрәндек. Шунысын да әйтеп үтим: без һәрвакыт татарча аралаштык, татарча биюләрне күбрәк биедек, үзебезне татар халкының лаеклы балалары итеп күрсәттек. Спорт көнендә дә татар җырына татарча бию хәрәкәтләре белән уеннар оештырдык. Балалар башка коллективтагы кызлар-егетләр белән дуслашып беттек. Хәзер без ялыбызны тәмамлап поезд белән Казанга кайтып киләбез. Безнең балалар янында һәрчак бәйрәм. Башка вагоннардан да артист-балалар киләләр, җырлашалар, гомумән, “Йолдызлык” фестивале, әлеге проектны оештыручылар укучыларга күңелле, файдалы каникуллар бүләк итте. Иң зур рәхмәтебез “Йолдызлык” җитәкчесе Дмитрий Тумановка һәм, әлбәттә, ансамбльгә йөрүче балаларның ата-аналарына. Шушындый киеренке вакытта курыкмыйча балаларны миңа ышанып тапшырдылар, бүген Казанга килеп тимер юл вокзалыннан күчтәнәчләр, бүләкләр белән улларын-кызларын каршы алдылар.
"Зәңгәр дулкын"да ял итүче балаларга Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Дорога из города» бию театры студиясе солистлары, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре — Россия театр сәнгате-ГИТИС институтын тәмамлаучылар осталык дәресләре уздырганнар.
Укучысы, оныгы, конферанс Аяз Ялаловны озак еллар фестивальгә әзерләгән Лилия Ялалова да “Йолдызлык” проектына нык рәхмәтле.
- 2019 елда Актанышның “Лачыннар” вокаль ансамбле Кырымда ял итеп кайткан иделәр. “Лачыннар” ны “Йолдызлык” фестивале оештыручылары һәр яклап мактап телгә алдылар, җырчы егетләр лагерьда бик актив булганнар, җырлауларын да тамашачы нык яраткан. Үзебезнең Актаныш балалары турында чит җирләрдә уңай фикерләр ишетү без-педагогларга бик рәхәт булды. Үземнең укучыларым- Сөмбел Разетдинова, Регина Шиһабетдинова, Илназ Яхин, Алсу Зәйнуллина, Гүзәл Шәфигуллина төрле елларда “Йолдызлык” җиңүчеләре буларак диңгез буенда көч җыеп кайттылар.
Быел Аязга да бару насыйп булды. Балалар бик тырыштылар. Ачык һавада “Йолдызлык”ның ике сәгатьлек зур концерты булды. Аяз алып баручы буларак чыгыш ясады. “Ак инеш” ансамбленең “Туган авыл” биюен тамашачы алкышларга күмде.
Лагерьдан укучылар кочакка сыймаслык уңай эмоцияләр белән кайтты. "Йолдызлык" әзерләгән бүләкләр: Севастополь шәһәренә оештырылган сәяхәт, символикалы футболкалар, магнитлар, сөлгеләр, җилкәнле кораблар бу көннәр турында якты хатирә булып озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев