«Ак инеш» бию ансамбле Кемеровага Сабантуйга юл тотты
«Ак инеш» бию ансамбленең даны көннән көн еракларга ныграк тарала.
Лилия Фәтхуллина җиткчелегендә бию сәнгате белән ныклап шөгыльләнүче Актаныш яшьләре дәүләт югарылыгында узучы рәсми чараларда, башка милли бәйрәмнәрдә көтеп алынган кунак. Казанда узган төп Сабантуйда да матур итеп чыгыш ясадылар.
Бүген исә "Ак инеш"ләр Кемерово өлкәсенә юлга кузгалды. Артистларыбыз милли бәйрәмебез Сабантуйда катнашачак. Коллективка хәерле юллар һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев