Зур саваплы көннәр: Зөлхиҗҗә аена керәбез
Җир шарындагы ике миллиардка якын мөселман өчен иң саваплы мәл җитә — 19 июнь көнне Зөлхиҗҗә ае башлана.
Корбан гаете көнен дә кертеп, бу ун көн бик тә саваплы исәпләнә, шуңа күрә иман әһелләре бу чорда мөмкин кадәр күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Бу көннәрдә Аллаһның сөекле илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм ураза тоткан, өммәтенә дә бу мөмкинлекне файдаланып калырга тәкъдим иткән. Бу көннәрдә миллионлаган хаҗилар Мәккәдә хаҗ гамәлен кыла. 9 нчы Зөлхиҗҗәдә Гарәфәт үзәнлегендә хаҗның иң төп шарты үтәлә, мөселманнар тәүбә-истигъфар кылып, Раббысына юнәлә, якыннары һәм өммәтәбез өчен догалар кыла. Бу көнне башка мөселманнар Гарәфә көне уразасын тота. Бу ураза хәдисләрдә әйтелүенчә, ике еллык гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп була. Бу мөмкинлекне файдаланып, гөнаһларыбыздан арынырга насыйп әйләсен! Гарәфә көнне ураза тотканнан соң, бәйрәм кичәсе — гает алдыннан килә торган бик саваплы, догалар кабул була торган төн. Аны да мөмкин кадәр кулдан ычкындырмаска кирәк. Һәм инде 28 июнь көнне зур бәйрәмебез — Корбан гаете җитә. Бу көнне хәле җиткән мөселманнар корбан чала.
Бөек Раббыбыз «Кәүсәр» сүрәсендә «Намазыңны Аллаһу Тәгалә өчен укы һәм шулай ук хайваныңны да Аның өчен корбан итеп чал», — диде. Аллаһның дусты Ибраһим гәләйһиссәләмнән килгән сөннәтне Мүхәммәд (с. г. с.) өммәте әһелләре яратып, ихласлык белән үти. Хәдисләрдә әйтелүенчә, чалган корбанның һәр бөртек йоны санынча саваплар языла, гөнаһлар гафу ителә. Алдыбызда торган саваплы гамәләрне үтәргә тырышыйк. Уразалар тотып гөнаһлардан арыныйк, корбаннар чалып Аллаһу Тәгаләгә якынайыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев