Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

СӨБХАНАЛЛАҺ: Югары Яхшыйның «Дәүҗия» мәчетендә дини алан ачылган

Район авыллары мәчетләрендә дини-әхлакый лагерьлар эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Шундый күркәм аланнарның берсе якын көннәрдә Югары Яхшый авылындагы «Дәүҗия» Аллаһ йортында ишекләрен ачкан.

Яңа мәчет салынганчы, Югары Яхшый халкы дини йолаларга, намазларга күрше Тәкмәк авылының иман йортына йөргәннәр. Авыл халкы, иганәчеләр һәм җитәкчеләр белән бергә киңәш кора һәм 1 ел чамасы эчендә соклангыч мәчетне төзи. Бу хакта без сезгә алдагы язмаларыбызда хәбәр иткән идек инде. Ә менә «Дәүҗия»дә балалар өчен алан эшен башлаганын белгәч — кәефләр тагы да ныграк күтәрелеп китте. Изге ниятләр, балаларны хак динебез нигезләренә төшендерү, дини тәрбия хакында Югары Яхшый авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхәтов белән сөйләшеп алырга булдык.

— 1 июль көнне Югары Яхшыйда ачылган «Дәүҗия» мәчетендә 10 июльдән мөселман балалар лагере эшли башлады. Авыл балалары белән лагерьга, авылга кунакка кайткан балалар да бик теләп йөриләр. Беренче көнне 14 бала килсә, икенче көнне 18 бала булдылар, Әлһәмдүлилләһ. Нурмөхәммәт хәзрәт белән Сөембикә абыстай лагерьдә балаларны ислам дөньясы белән таныштыралар, аларга дини-әхлакый тәрбия дәресләре бирәләр. Балалар шулай ук тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәләр, гарәп хәрефләре белән дә танышалар.

Лагерьда балаларны чәй эчерү, төрле уеннар уйнату да, экскурсияләргә бару да оештырылган. Балаларның җәйге яллары күңелле дә, файдалы да үтсен өчен бар тырышлыкларын куярга әзер
Нурмөхәммәт хәзрәт белән Сөембикә абыстайга изге башлангычларында уңышлар телик. Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын! — ди Илнур Хираҗетдин улы.

Изгелек, сабырлык сыйфатлары, кешеләргә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләгән, балаларның белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән мондый аланнар районыбызда бихисап булуына бергәләп сөеник, газиз дин кардәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев