Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Мөселман кешесе белергә тиешле 8 гыйбарә

Җомга мөбарәк булсын, кадерле дуслар! Мөселман кешесе белергә тиешле 8 гыйбарәне тәкъдим итәбез.

ШӘҺӘДӘ КӘЛИМӘСЕ:أَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ
وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ[Әшһәдү әл-ләә иләһә илләә-Ллааһ
Үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гъәбедүһү үә расүүлүһ]«Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы зат һәм илаһ юк икәнлегенә таныклык бирәм.
Һәм таныклык бирәм Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе икәнлегенә».

 

ТӘҮХИД КӘЛИМӘСЕ:لَا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ
مُحَمَّدًا رَسُولُ اللَّهِ[Ләә иләәһә иллә-Ллааһ,
Мүхәммәдәр-расүүлү-Ллааһ]«Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк.
Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ - Аллаһы Тәгаләнең илчесе».

 

ӘГҮЗҮ - БИСМИЛЛӘӘҺ:أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَـٰنِ ٱلرَّحِيمِ[Әгъүүҙү биЛләәһи минә-шшәйТЪани-ррадҗиииим.
Бисми-Лләәһи-ррахмәәни-ррахиииим]«Таш атып куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам.
Дөньяда һәркемгә Шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә Рәхимле Аллаһ исеме белән».

 

САЛАВАТ:اللَّهُمَّ صَلِّ (وَ سَلِّمْ) عَلَى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى آلِ مُحَمَّدٍ[Әллааһүммә СЪалли (үә сәллим) гъәләә Мүхәммәдин,
үә гъәләә әәли Мүхәммәд(ин)]«Аллаһым! Мөхәммәдкә, салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм, һәм аның гаиләсенә (дөньяда һәм Ахирәттә кыенлык һәм мәшәкатьләрдән коткарып) рәхмәтеңне бир».

 

ТӘҮБӘ - ИСТИГЪФАР:أَسْتَغْفِرُ اللَّهَ[ӘстәГЪфиру-Ллааһ]«Аллаһның гафу итүен сорыйм
(Аллаһым! Гафу ит (кичер) мине)».

 

ТӘСБИХ:سُبْحَانَ اللَّه[Сүбехәәнә-Ллааһ]«Аллаһ барча кимчелекләрдән пакь һәм барча җитешсезлекләрдән чиксез ерак».

 

ТӘХМИД (ХӘМЕД):الْحَمْدُ لِلَّهِ[ӘлхәмдүлиЛләәһ]«Барча мактаулар Аллаһка».

 

ТӘКБИР:اللَّهُ أَكْبَرُ[Әллааһү әкбәр]«Аллаһ иң Бөек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев