Иске Богадының «Өммегөлсем» мәчетендә дини укулар башланды
Иске Богады авылындагы «Өммегөлсем» мәчетендә дини укулар башланып китте.
Авылыбызның өлкән яшьтәге апалары инде беренче дәрескә килеп гыйлем алдылар.
Ислам дине нигезләре дәресләрен ветеран укытучы, абыстаебыз Дәнифә Арсланова алып бара. Авылдашларыбызны мәчеткә чакырып калабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рания ханым Әхмәтова.
Дин- җан һәм тән сафлыгы ул. Ислам дине кануннарына якынаюга беренче адымнар гарәпчә укый-яза белүдән, догалар өйрәнүдән башлана. Соңгы вакытта Иске Богадыда рухи чистарынуга, намаз укуга, ислам дине турында күбрәк белергә омтылыш нык сизелә. Әлеге дәресләр шуның ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев