Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Игелекле ифтар: райондашыбыз Вәсим Вахитов Җәмигъ мәчетендә авыз ачу мәҗлесе оештырды (фоторепортаж)

Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә райондашыбыз, Казанда Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче, Татарстан Республикасының Инкассация идарәсе башлыгы Вәсим Вахитов ел саен туган ягында ифтар мәҗлесе уздыра.

            Быел да Вәсим Хуҗаҗан улы әлеге игелекле гамәлен бүгенгә билгеләп ураза тотучы райондашларыбызны бергә җыйды. Ир-егетләр аерым зур залда, хатын-кызларыбыз балкон өлешендә җәмәгать белән ахшам намазы укыдылар. Алдан ук әзерләп куелган финики җимеше һәм су белән авыз ачтылар. 

            Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин рамазан аенда авылдашларыбызның бердәм булып мәчетләргә килүен билгеләп үтте.

 Ифтар мәҗлесләре дә мәчетләрдә, аерым гаиләләрдә, оешмаларда бик матур оештырыла. Узган ел үткәрелгән ифтар мәҗлесендә Руслан хәзрәт мәчетебезгә йөрүчеләрнең артуын, шуңа күрә аерым бина төзү кирәклеген әйткән иде. Район җитәкчелеге ярдәме белән мәдрәсә өчен аерым бина төзеләчәк, инде аның нигезе салынган, дип бу изге эшнең башлануын хәбәр итте хәзрәтебез. 

              Ифтар мәҗлесендә катнашкан район башлыгы Ленар Зарипов нәкъ намаз вакытындагыча бер-беребезгә иңсәгә иңсә куеп авыр чорларны бердәм җиңәргә чакырды. Бүгенге мәҗлесне оештыруны тулысынча үз өстенә алган Вәсим Вахитовка олы рәхмәтен әйтте. Вәсим Хуҗаҗан улы туган төбәге белән һәрвакыт элемтәдә. Узган ел хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен ул бронялы автомобиль кайтартты. Аллага шөкер, егетләребез әлеге УАЗ-Патриот машинасында исән-сау ил алдындагы изге бурычларын үтиләр. Хәзерге вакытта әлеге бүләк -автомобиль белән Актанышка вакытлыча ялга кайттылар. 

             Вәсим Хуҗаҗан улы кендегебез белән береккән туган җиребезнең уңышларына сөенеп яшибез, алдагы елларда да сезнең белән ифтар мәҗлесләрен үткәрергә язсын, диде. "Киләчәктә дә якташларыбызга ярдәм итәчәкбез. Кылган догаларыбыз кабул булсын", дип үзенең фикерләрен җиткерде. 

             Руслан хәзрәт Мортазин ифтар мәҗлесләренең "Җәмигъ" һәм "Бүләк" мәчетләрендә аралаштырып уздырылуын, ә 21 апрель, җомга көнне Ураза гаете бәйрәме икәнлеген искәртте. Ураза гаете 6 сәгать 30 минутта вәгазь белән башлана. Коръән аятьләре, үгет-нәсыйхатләр укылганнан соң өйләребезгә кайтып гаиләләребезне, балаларыбызны бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайтып сөендерик дип вәгазьләрен җиткерде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев