Яңартылган «Актаныш-информ» бинасында ифтар мәҗлесе оештырдык
Бүген быелгы изге Рамазан аеның соңгы көне. Көтеп алган кадерле көннәр күз ачып йомганчы узып та бара. Аллага шөкер, районыбызда, шул исәптән безнең коллектив- «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»да да уразага керүче кардәшләребез арта.
Быелгы Рамазанда без дә ифтар мәҗлесе оештырырга ният кылдык. Мәҗлесебезне зурлап районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин килде. Районыбызның дини юнәлешен даими яктыртып барган өчен коллективыбызга рәхмәт сүзләрен белдерде. Вәгазьләр сөйләп күңелләребезне пакьләде.
Оешмабыз урнашкан бинага 2022 ел ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ярдәме белән капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде. Яңа 2023 елда без якты, җылы, заманча, чиста, пөхтә мөхәрриятебезгә кайттык. Республика, район җитәкчелеге белән берлектә бинабызны ачу тантанасы оештырылды. Рамазан аеның гүзәл бер кичендә шушы бинада Руслан Хәзрәт изге Коръән аятьләре яңгыратып күңелләребезне хушландырды.
Теләгән теләкләребез, изге ниятләребез кабул булсын. Киләсе Рамазан аен да сау-сәламәт булып каршылап Аллаһыбызның рәхмәтенә ирешергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев