Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Дин галимнәре бүгенге кичне Кадер киче дип белдерә

Рамазан аеның соңгы ун көнендә мөселманнар Кадер кичәсен көтә. Бу язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аны соңгы ун көннең бер так кичәсендә эзләгез, дигән. Ягьни аның 21,23,27 һәм 29 нчы кичәсендә булуы ихтимал. Кадер кичәсе төнлә була. 

 Кич кенә түгел, көндез дә игелекле эшләр эшлик. Шулай уздыру иң хәерлесе. Дога кылганда үзебезне дә, балаларны, якыннарны, әрвахларны, Ватанны да онытмыйк.
Кадер кичәсе бик тыныч төн. Бу төнне бөтен фәрештәләр дә җиргә төшәчәк. Ул мең айдан да, ягъни 83 елга караганда да хәерлерәк булган төн. Ул төнне этләр дә өрми, агачлар да селкенми. Урамга чыккач, күңелгә рәхәт булып китә, моны җан үзе сизә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы доганы өйрәтте: «Әллаһүммә иннәкә гафүүн, тухиббуль гафүә, фагфү ганний». Тәрҗемәсе «Йә Аллаһ, һичшиксез, Син – гафу итүче. Гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит!» Бу кичтә Аллаһ Тәгаләдән кичерү сорарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев