Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Җәлил хәзрәт бәхетле булу серен ачты

Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Актанышка килде.

Актанышның Җәмигъ мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелде. Бәхетле булу өчен Аллаһка ышанырга, Ул кушканнарны үтәргә, намаз укырга кирәклеген аңлатты.
Үгет-нәсыйхәт чарасында мөхтәрәм хәзрәт сөйләгән вәгазьне тын да алмыйча тыңладылар.
Анда район башлыгы Ленар Зарипов, Актаныш имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин, дин гыйлеме таратучы мөгаллим-мөгаллимәләр, хәзрәтләр, кызыксынучы райондашларыбыз катнашты. 
Кукмара районының имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев кунак буларак чакырылган. 
Җәлил хәзрәтнең Актанышка беренче генә сәфәре түгел, һәр килүендә халык белән җылы мөгамәләдә аралаша. Аны күреп, очрашып калырга тырышалар. Тормышчан хәлләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны үзенә генә хас сөйләме белән җәлеп итә.
Аллаһның сәламләү сүзе һәм пәйгамбәребезгә салават әйтү белән башлады ул үзенең нәсыйхәтен.
“Сезнең белән күрешүгә бик шатмын, Аллаһы Тәгалә Үзенең җәннәтендә дә очрашырга насыйп итсен”, – дип сәламләде. 
“Ничек баерга?” яки “Ничек бәхетле булырга?” – кайсы темага сөйлим?” – дип сорады. 
Җәмәгать икенчесен сайлады. 

АЛЛАҺ БИРМӘСӘ, ТЫНЫЧЛЫКНЫ ТАБА АЛМЫЙСЫҢ
– Троицкида Зәйнулла ишан яшәгән. Махачкалада аның исеме белән 6 мең кеше сыешлы мәчет ачтылар. Аллаһы Тәгалә Зәйнулла ишанга кәрамәт бирә: ул кешеләрне өшкереп дәвалаган. 
Зәйнулла ишанны бер бай кунакка чакырган. “Акча булса, бөтенесе дә була”,  – дип сөйләнгән бу байга хәзрәт, елмаеп, болай дигән: “Әйе, акчаң булса, бөтен нәрсә дә була. Базарга чыгасың да, бөтен нәрсәне сатып аласың. Әмма Аллаһы Тәгалә теләмәсә, ул ризыкны ашый алмыйсың. 
Бер таза гәүдәле кеше табибка барган. “Тыным кысыла, йөрәк кага”, – дип зарлана икән. Табиб аңа диета сакларга, сөт 
ризыкларына утырырга кушкан. 
Бер атнадан тагын шул табибка килә. “Көн саен сөткә утырдым, бер файдасы да юк”, – ди. Сөткә утыруны сөт эченә кереп утыру дип аңлаган булган. 
“Сөт ризыкларын кулланырга кирәк”, – дип аңлаткан табиб диетаның асылын. 
Теге кеше чыгып киткән дә, ишек шакып, тагын борылып кергән. “Бер нәрсәне аңламадым. Сез әйткән әйберләрне ашый башлаганчы кулланыргамы, әллә ашаганнан соңмы?” – дип сорый икән.
Аллаһы Тәгалә теләми икән, өстәлдә торган ризыкны каба да, йота алмыйсың. Я диета җибәрә, я башка хастаны бирә. 
Йокы белән дә шулай. Күпме кеше бүген урын-җиргә дару эчеп ята, чөнки йоклый алмыйча тилмерә. 
Ниндидер зур өй төзеп куя аласың, әмма шул йорт эченә тынычлыкны беркайдан да сатып алып урнаштыра алмыйсың. Әгәр Аллаһ теләмәсә.
Акчаң булса, балаңа  нәрсә телисең, шуны алып бирәсең. Әмма балага тәүфыйк-һидәятне бернинди дә акчага сатып алып булмый. 
Бүген дөнья куабыз, ярыша-
ярыша зур өйләр салабыз. Мал туплыйбыз. Яхшыдан-яхшы машиналар алабыз. Беркөнне картлык килә. 
Әбү Бәкер р.г. әйтте: “Әгәр кеше алны-артны, уңны-сулны карамыйча, мал җыйса, Аллаһы Тәгаләнең аңа иң беренче җәзасы – юлдан язган бала булыр. Картлык көнендә тынычлыгын алырга, бөтен байлыгын таратырга шул җитәр,” – диде.
“2 миллион сумга балаңа әхлак алып биреп була”, – дисәләр, әти-әнисе, бөтен әйберсен сатып, шул акчаны җыяр иде. Ләкин әхлакны сатып алып булмый.
Баласы әхлаклы икән, картлыгы, йорт-җире, малы өчен борчылмыйча яши ала. 
Риза Фәхретдин хәзрәтләре әйтте: “Әтинең балага калдырган иң яхшы мирасы – яхшы тәрбия”. 
Намаз укымыйча, харамга кереп җыйган малыбыз бер балабызның күркәм холкына тормый.
Хуҗа Насертдиннан: “Дусларың күпме?” – дип сораганнар. “Бу арада әйтә алмыйм әле, чөнки тормыш бик көйле бара”, – дигән. 
Кыенлыкка очрамыйча, кемнең дус, кемнең дус түгеллеген дә аңлап булмый. 


Филиза СӘЛАХОВАның әлеге язмасын тулысы белән "Актаныш таңнары" газетасының 20 гыйнвар саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев