Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесендә: Аллаһы Тәгаләне яратыйк!

Бүген Актанышта “Батыр” спорт сараенда районкүләм ифтар мәҗлесе узды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы һәм мөфти хәзрәтләренең урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Актаныш халкын сәламләп- тәкъвалык, ягъни Аллаһы Тәгаләне ярату турында вәгазь сөйләде.

Ифтар мәҗлесенә кадәр дин кардәшләребез «Җәмигъ» мәчете имамы Рөстәм хәзрәтнең изге Коръән аятьләрен укуын тыңлады. 

Авыз ачу вакытына кадәр район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин залга җыелган мөслим-мөслимәләрне Рамазан ае белән тәбрикләп сәламнәрен җиткерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов язның беренче көне, 1 мартта башланып киткән Рамазан ае районыбызга чисталык, яңарыш алып килсен иде, дигән сүз-теләкләрен әйтте:

Рамазан ае җаннарыгызга тынычлык, күңелләрегезгә иман нуры сеңдерсен иде. Яудагы егетләребезгә, аларның якыннарына Аллаһы Тәгалә түземлек, сабырлык бирсен иде. Ниятләрегез тормышка ашсын. Әрвахларыбыз биргән сәдакаларыбыз, укыган догаларыбызга сөенеп ятсыннар. Рамазан ае илебезгә, җиребегә тынычлык алып килсен иде. Солдатларыбыз исән-сау туган ягыбызга кайтып җитсеннәр. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез, бер-берегезгә терәк булыгыз, бер-берегезне яратыгыз. Без- бу тормышта кунак кына! Бу тормышта үзебезнең бары матур якларыбызны гына күрсәтеп яшик,- дип Ленар Рафак улы халыкны әдәп-әхлакка өндәп чыгыш ясады.

Илфар хәзрәт Хәсәнов  Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы һәм мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллинның кайнар сәламнәрен ирештерде. Ислам динен хәзерге вакытта ирекле рәвештә һәркемгә тотарга мөмкинлек булуын, дини чараларны зур мәдәният, спорт сарайларында хакимият җитәкчелеге катнашында үткәрелүен әйтте. Моннан 25-30 ел элек бу мөмкинлекләр турында күзалларга да туры килмәгән. Илфар хәзрәт тәкъвалык турында да аңлаешлы вәгазь сөйләде.

«Тәкъвалык» сүзен еш ишетәбез. Әмма аның мәгънәсен аңлыйбызмы? Ул бик күп мәгънәне аңлата- Аллаһны ярату, аңа буйсыну, тәүбәгә килү һ. б. Иң матур әхлакый гамәлләрне «тәкъвалык» сүзе үз эченә алган. Аллаһны кайчан искә алабыз соң? Экзмаен биргәндә, балабызны югалтканда, яман шеш авыруын тапканда гына искә алабыз түгелме? Мәчетләргә, әби-бабайлар янына чабып килеп, сәдакаларыбызны биреп, дога кылыгызчы, дип ялварабызмы? Хәсрәттән, фаҗигадән котылу өчен дога кылдырабызмы? Кардәшләрем! балаларны, әти-әниләрне, оныкларны яратабыз бит, берни дә өмет итми, болай гына яратабыз. Ә Аллаһыны яратабызмы? Аллаһыны яратырга өйрәнсәк иде, аның белән сөйләшергә, аралашырга итсәк иде! Бөек Раббыбызның рәхмәтеннән мәхрүм калудан куркыйк! Рамазан аенда укыган намазларыбызның тәмен, рәхәтен, ләззәтен тоярга өйрәник, башка айларда да шушы дәресләрдән өйрәнгәннәрне кулланыйк. Канәгать була белик!

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе яу кырында илебез өчен кан койган солдатларыбызга багышлап, изге теләкләр теләп, дога кылдылар.

Вәгазь тыңлаганнан соң бергәләп җимешләр һәм су кабып авыз ачтык, һәм җәмәгать белән ахшам намазы укылды.

Ифтар мәҗлесендә катнашучы 400 мөселман кардәшебез өчен «Тургай кафесы бизнес-ланч тибында кичке аш әзерләгән иде, аңа пылау, кәбестә салаты, кыяр-помидор салынган. Технология техникумы студентлары һәркемне кайнар чәйләр белән сыйлады, чәй тәмнәреннән авыз иткәннән соң янә Илфар хәзрәт изге теләкле, вәгазьле догасын укыды. Барыбыз да аның һәр әйткән изге теләкләренә «Амин!» дип, Аллаһыбызга ялварып дога кылдык.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев