Актаныш мөхтәсибәте: Бүгеннән корбанлык сарыкларны сайлап куярга мөмкин
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим!
Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Корбан гаете Мөбәрәк булсын!
Көтеп алган мөкәтдәс бәйрәмебез Корбан гаете җитте. Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә Сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.
Гает намазы 28 июнь көнне районыбызның мәчетләрендә иртәнге 5 сәгать 00 минутта Коръән Кәрим уку белән башлана.
Олуг гает көнендә Бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юндәгеләргә житкерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!
Мәчетләребезгә рәхим итегез!
Актанышта корбан чалу урыны — «Сугаз» оешмасы ишегалды артында. Сарыкларны 27 июнь кичке 16:00 сәгатькә китерү оештырыла һәм сайлап тамгалап китәргә була.
Корбан чалдырырга теләге булган, әмма килә алмаганнарга, телефон аша белешеп (89372834680- хәзрәт), корбан чалдырырга һәм итен китереп бирү мөмкинлеге булачак.
Актаныш мөхтәсибәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев