Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Аккан су юлын табар

Актаныш сәхнәсендә яулыклы актрисаларыбызның чыгышларына акрынлап ияләшеп киләбез. Шундый сөйкемле затларның берсе- муниципаль театр артисткасы, балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге җитәкчесе Альбина Хөсәенова. Альбина белән яулыклы артист тормышы турында сөйләштек.

— Альбина, хәлләрегез ничек?

— ӘлхәмдүлилләҺи шөкер! Әлегә ял итәбез, яңа уку елына әзерләнәбез.

— Бүгенге сөйләшүгә дә син бик матур яулыгыңны ябып килгәнсең. Яулык япкан артистлар сәхнәдә күренә башлагач бераз гаҗәп тоела иде. Хәзер инде күнегеп киләбез. Яулык япкач та сәхнәдә җырлап, спектакльләрдә уйнап була икән. Синең дингә килүең, әлбәттә ирең, Татарстанның атказанган артисты, муниципаль театрның баш режиссеры Нур Хөсәенов белән бәйледер.

— Әйе, әлбәттә, дингә килүем, намаз укый башлавыма ирем Нур сәбәпче. 2004 елда Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятен тәмамлап Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә килдем. Шул вакытта Нур белән таныштык. 2006 елда гаилә кордык, никах укытып бергә яши башладык.

Нәкъ бу вакытта Минзәлә театрындагы хезмәтеннән тыш радиода да эшли иде. Минзәлә радиосының җитәкчесе мәчеткә җомга намазларына йөргән. Нур да дусты белән аның белән мәчеткә йөри башлады. Алар ислам дине белән ныклап кызыксынып киттеләр. Соңыннан биш вакыт намазлар укый башладылар. Өйдә дә дин турында сөйләшүләр күбәйде, китаплар артты. Мин дә аларны кулга алып укый идем. Намаз тәртипләре белән таныштым. Намазга баскач, Мансур улыбыз туды. Менә шулай яшәп ятканда Нурның туган якка кайтасы килә башлады. Эштән ямь тапмаумы, башкасымы... Әгәр мин бала белән декрет ялында булмасам Актанышка кайтыр идем микән, әйтә алмыйм. Шулай итеп без Минзәлә белән, театр белән саубуллашып Татар Суыксуы авылына күченеп кайттык.

 — Ныклап дини кануннарны үтәп яшәгән гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Алабугада артистлыкка укыган Альбинага яраткан һөнәре белән саубуллашырга туры килә...
 

— Әйе, бер-бер артлы Мансур, Ясминә, Газизә дөньяга килде. 9 ел декрет ялында утырдым. Соңыннан район үзәгенә күченеп килдек. Актаныш сәнгать мәктәбендә театр бүлеге ачылды һәм мин әлеге бүлекне оештырып, балаларны җыеп эшләп киттем. 2017 нче ел иде бу. Нур район мәдәният сараенда режиссер буларак спектакльләр куя башлады. Район җитәкчелеге Халык театрының тотрыклы коллективын булдырырга теләде, соңыннан театрыбыз муниципаль булып китте. Мин дә аның артисткасы.

— Дингә килү синдә нинди сыйфатлар тәрбияләде?

— Иң беренче чиратта, тыйнаклык барлыкка килә, сабырлык кебек сыйфатлар көчәйде. Кешедән гаеп эзләмәү, кешенең гаебен сөйләмәү, аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәклеген аңладым. Тәкъдирнең, язмышның ничек булачагын Аллаһы Тәгалә бездән яхшырак белә. Нигә минем язмышым мондый, дип зарланмаска өйрәндем. Үзеңә язганны кабул итә белү- иң хәерлесе! 

— Син өч бала әнисе. Диндә булу бала тәрбияләгәндә ярдәм итәме?

—  Әйе, ислам дине кешелек сыйфатларын тәрбияләгәндә безгә ныклы терәк. Шул ук зарлануны алыйк. Бала кешесе дә кайвакыт әле теге эшне эшлисе килмичә, әле бусын яратмыйча үз фикерен әйтә. Менә шул чакта хәдисләрдән мисаллар китереп Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, дип өйрәтәм. Балалар шуны аңлый, канәгатьсезлекләренең урынсыз икәнлегенә төшенә. 

— Нигә без дини, ә башкалар икенче төрле дигәннәре бармы?

— Зурларының андый сүзләр әйткәне булмады. Ә менә кече кызыбызның «Нигә мин яулык бәйлим, нигә башкалар бәйләми?», дигән сораулары булды. Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, дип җавап биргәч, ә нигә башкаларга кушмаган, дия иде. «Әле алар бу хакта белеп бетерми, белгәч, яулык бәйләячәкләр», дип аңлата идем. Хәзер инде мондый сорауларның булганы юк, аңлады дип уйлыйбыз. 

— Ә үзеңә яулык япкач сәхнәгә кайту авыр булмадымы, рольләреңне башкарганда киеренкелек сизәсеңме?

— 9 ел паузадан соң сәхнәгә кайту авыр булды. Яулык япкангамы, сәхнәгә чыккач, «Мин монда нишлим соң?» дигән уйлар килде. Аннан рольләремне уйный башлагач, сәхнә барысын да оныттырды. Спектакльдә үзең иҗат иткән образ белән генә яши башлыйсың.
 

- Рольләрне бүлгәндә синең яулыктан икәнлегең дә исәпкә алынмый калмыйдыр, Альбина?

— Әйе, рольләрне биргәндә бу искә алына. Геройның ничек киенәчәген, үз-үзен ничек тотачагын да уйлыйбыз. Спектакль караганда тамашачы сине тормыштагы Альбина белән чагыштыра. Ә сәхнәдән төшкәч, ролеңне тормыштагы шәхесең буларак кабул итә. 

— Алабуга мәдәният-сәнгать училищесында укыганда алган белемнәрең, Минзәлә дәүләт театрында уйнагандагы тәҗрибәң сиңа театрда эшләргә ярдәм итәме?

- Әйе, мин дә, төркемдәшләрем дә көллияттә укыган вакытларымны бик сагынабыз. Безгә мәртәбәле укытучылар белем бирде. Якташыбыз Рамазан Гардисламов режиссура, актерлык осталыгы буенча укытты. Сәхнә теленнән Наилә Низамованың дәресләре әле дә истә. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов Алабугага килеп без- кичәге 5 студентны үзенә алып кайтты. Өлкән зат булса да яшьләргә бик хөрмәт белән карап эшкә алды. Фатирга урнаштырды. Минзәлә театрында эшләгән вакытта коллектив белән катнашкан спектакльләрдә дә, берничә генә кешелек сәхнә әсәрләрендә дә уйнадым. Беренче ролем- Ренат Әюпов сәхнәләштергән Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәрендә Галимә образы булды. Иң күп уйналган спектакль- Хәбир Ибраһимовның "Җиденче кияү" әсәре иде. Анда мин Эльвира ролен башкардым. Ул спектакль белән авылларда, районнарда күп йөрдек. 

-Ә Актаныш тамашачысына син кайсы рольләрең белән танылдың? 

— Актаныш театрында уйнаганчы Иске Кормаш халык театры коллективы белән дуслаштым әле мин. Кыш көне театр айлыгына Х. Ибраһимов «Кызыма килер йөз кеше» әсәрен сәхнәләштергән булалар. Җария ролен башкаручы артисткалары авырып китә. Менә шул чакта экстерн гына әзерләнеп сәхнәгә чыгарга туры килде. Иске Кормашта аяк артым җиңел булды. Бер-бер артлы рольләрем барлыкка килә башлады. М. Кәримнең "Айгөл иле"ндә Миләүшә, Актаныш муниципаль театрында Р. Батулланың «Өйләнәм, бетте китте» спектаклендә Зарифа, Ә. Еникиның "Бер генә сәгатькә"сендә Мәрьям (ана), Р. Сабырның «Син генә җитмәгән идең» спектаклендә Нәркизә, Ф. Әмирханның "Тигезсезләр"ендә Сәлимә, И. Зәйнинең «Көтәм сине» әсәрендә Зәйнәп, А. Әхмәтгалиеваның «Кайтыр өчен китәм» спектаклендә (Әлфия Авзалова турында) "Ятимлек" рольләрен башкардым.

— Җәйге каникул чорында да синең уеннарыңа ихтыяҗ бар. Татар Ямалысы авылында күренекле якташыбыз, язучы, шагыйрә, педагог Дибәҗә Каюмованы искә алу чарасында син Дибәҗә образын төрле яклап ачтың. Әллә авылдашың булганга тырышып әзерләнгәнсең, уеның бик табигый килеп чыкты һәм Дибәҗә апа яшәгән чорларга алып кайтты.

 

— Татар Ямалысы китапханәчесе Дибәҗә Каюмова турында кичә үткәрергә җыенуларын, ә миңа баш герой образын ачарга тәкъдим ясады. Текст җибәрде. Ул өзекләрне укып чыктым да үзем күзаллаганча тулыландырдым. Дибәҗә Каюмованың үзе турында һәм иренә багышлап язган китапларын алып кайтып укыдым. Авторның теле бик гади, шуңа күрә өйрәнүе кыен булмады. «Яшь идем, шук, чая идем», дип яза. Шул сүзләрдән чыгып тере, янып тора торган образ тудырдым.

Ә өлкәнәйгәч Дибәҗә апа төпле хатын-кызга әверелә. Бу аның балаларына язган үгет-нәсыйхәтләрендә дә чагыла. 

—  Сәхнәдәге киемнәрең белән безне 60-80нче елларга кайтардың. Аларын каян таптың?

— Киемнәрне табу кыенрак булды. Башта үземнең гардеробны барлап чыктым, җайлдамы инде. Әлбәттә, бу образны тудырыр алдыннан борчылдым. Чөнки Дибәҗә Каюмованы күреп белгән якыннары, хезмәттәшләре караячак бит мине. Аллага шөкер, кичәдән соң хуплау сүзләрен генә ишеттем. Ә кызы килеп кочаклап "Нәкъ әничә булды!«дип рәхмәт әйтте.

— Алга нинди иҗади планнар белән яшисең, Альбина?

— Минзәлә театрына килеп урнашкач та ирле-хатынлы танылган артистлар Рәзилә-Рөстәм Муллиннарга карап кызыгып кала идем. Алар парлап эшкә киләләр, парлап кайтып китәләр иде. Нур белән өйләнешкәч, «Без дә менә шулай парлап йөрербез әле» дип уйлый идем. Язмыш борылмалардан тора. Актанышка кайтып урнашу, сәнгать мәктәбендә театр бүлеген оештыру, аңа балалар туплау җиңел генә булмады. Киләчәктә дә өйрәнгән эшне, күңелгә якын эшне яратып башкарырга иде инде.

— Аккан су юлын таба, дип җырлыйлар бит. Син дә яшьтән сайлаган һөнәреңә тугры калып кабат театрга кайткансың, өстәвенә үзең артистлар әзерлисең. Яраткан эшеңнән тәм табып, аның татлы җимешләрен авыз итеп яшәргә язсын, Альбина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле коннэр ! Альбина шул хэтле роллэргэр бирелеп уйнадын ДИБЭЖЭ АПА БЕЛЭН ЯШЭГЭН ЧАКЛАРНЫ КУЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП УТЫРДЫК! ТАТАР ЯМАЛЫСЫН ЖАНЛАНДЫРДЫГЫЗ, КИЛЭЧЭКТЭ ДЭ ШУЛАЙ МАТУР ИТЕП ЯКТАШЛАРНЫ ИСКЭ АЛЫП БЕРДЭМ БУЛЫП ЯШЭРГЭ ЯЗСЫН! БИК ЗУР УНЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ КИЛЭЧЭК РОЛЛЭРЕГЕЗДЭ, ТОРМЫШЫГЫЗ МАТУР БУЛСЫН! ПАР БУЛЫП, БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ИМАНЛЫ ИТЕП ТЭРБИЯЛЭРГЭ АЛЛАКАЕМ НАСИП ИТСЕН!