Актаныш

Актаныш районы

16+
Күпкырлы Россия

Актанышлылар «Масленица» бәйрәмендә күңел ачты

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге каршы рус халкының милли җырларына күмелде. Актанышлылар славян халкының «Масленица» бәйрәмен бәйрәм итте.

 «Яшьлек» яшьләр үзәге районыбызда беренче тапкыр зурлап славян халкының «Масленица» бәйрәмен оештырды. Матур итеп киенгән үзәк белгечләре- Резеда Галямова һәм Айдар Нуретдинов мәйданга җыелган халыкны бәйрәмнең тарихы, үткәрү йолалары  белән таныштырдылар. 

 

Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирүзә Гыймадиева «Масленица»- «Май чабу» бәйрәме белән котлады, барлык халыкларның традицияләрен, милли гореф-гадәтләрен саклап, дус-тату яшәвебез республикабызның, районыбызның иң олы байлыгы, диде.

«Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Ализа Хурамшина алда чыгыш ясаучының сүзләрен «Дус яшәгән җирдә, тынычлык була», дип дәвам итте.

Алып баручылар котлаучыларга «Масленица» бәйрәменә кагылышлы табышмаклар әйттеләр, дөрес җавап бирүчеләрнең муеннарына рус халкының тәмле камыр ашы- бубликны медаль итеп тактылар. 

Бәйрәм кунаклары- балалар хоровод-әйлән-бәйлән уенын аеруча ошаттылар. Рус халык әкиятләренең зирәк геройлары- әтәч һәм тавык булып киенгән балалар иҗат үзәге педагоглары белән бергәләп түгәрәк буенча да, зигзаглап та әйләнделәр.

Балалар төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннарда күңел ачтылар. 

Май чабу бәйрәме 7 көн, ягъни бер атна дәвам итә.

Һәр көннең үз исеме бар- беренче көн- «Очрашулар», икенче көн- «Уеннар», өченче  көн- «Сыйлану», дүртенче көн- «Уен-көлке», бишенче көн «Әби киче»«, алтынчы көн «Печкәчәмдә-каенсеңелемдә кунакта», җиденче көн «Кичерешү» дип атала. 

Актаныш районындагы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”җитәкчесе, гимназия директоры урынбасары Юлия Әмирҗанова бәйрәмгә килгән райондашларыбызны тәбрикләп, менә шул көннәрнең берсе- «Әби киче» турында сөйләде:

- «Масленица» бәйрәмендә көн кояшлы һәм җил көньяктан иссә, ел уңышлы була, җәй җылы килә. Бүген нәкъ шундый көн! Җомга көнне славаяннар гаиләдәгеләрне хөрмәтлиләр. Кияүләр бу көнне кунакка әбиләрен чакырып сыйлаганнар. Әби бар туганнарын, дусларын, күршеләрен ияртеп кичен кызы белән кияве гаиләсенә барып сыйланган. Ләкин бер хикмәте бар, җыр-биюле, уен-көлке гөрләп торган табын- мәҗлесне әзерләү өчен әби кеше алдан ук барлык ризыкларны китереп куя. Нәкъ хәзерге заман әниләре кебек үк, алар да балалары өчен һәрвакыт борчыла, кайгырта, тормышлары матур булсын өчен бар көчен куя,- дип йолаларны искә төшерде Юлия Валентиновна. Ул шулай ук мастер-классларда талны кайнар суда пешекләп кәрҗин үрү серләрен ачты 

Май чабу коймак-тәбикмәксез буламы соң? Алдан ук безнең педагогларыбыз бусын да кайгыртып, хәстәрләп куйганнар- кайнар плитәдәге табалар бер-берсен алыштырып кына торды.
«Форпост» җитәкчесе Гөлнур Зарипова кайнар утта пешереп торган тәбикмәкләрне төрле тәмле кайнатмалар, каймаклар белән яңа гына мәктәптәге дәресләрдән кайтучы укучы балалар сыптырды гына.

Шулай ук социаль яклау үзәге, «Яшьлек» яшьләр үзәге дә бәйрәм кунакларын беленнәр белән сыйлады.

 «Яшьлек» яшьләр үзәге җитәкчелеге бәйрәмне оештыруда көче кергәннәрне дипломнар белән бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев