Сөю мәңгелек
Гашыйклар көне уңаеннан, газетабызда бүгеннән елның беренче конкурсын башлыйбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Тиздән, бик тиздән, үзенең кырлач салкыннары белән гыйнвар ае да артта калачак. Карлы-буранлы февраль аена аяк басарга да санаулы көннәр генә калып килә. Ә
күпләр февральне мәхәббәт, гашыйклар ае дип атый. Чөнки нәкъ менә әлеге айда Гашыйклар көнен билгеләп үтәргә гадәтләнеп киттек.
Миләтебезгә хас бәйрәм булмаса да, яшь-җилкенчәк аеруча дулкынлану белән көтеп ала аны.
“Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта” дигән бит Такташ та. Ә без исә, 14 февраль– Гашыйклар көне уңаеннан, газетабызда бүгеннән елның беренче конкурсын башлыйбыз.
“Сөю – мәңгелек” дип аталган әлеге бәйге мәхәббәт, хөрмәт, ярату хакындагы иҗади эшләргә багышлана.
“Иң үзенчәлекле мәхәббәт тарихы” – сөйгән ярыгыз белән танышу, очрашу, гаилә кору хакында хикәя.
“Иң сихри очрашу” – көтелмәгән маҗаралы очрашу хакында хикәя.
“Иң үзенчәлекле тәкъдим ясау” - һәркемнең хәтерендә сөйгән кешесенең тәкъдим ясавы саклана, шул турыда язып җибәрегез, яисә яшь парларга тәкъдим ясау серләрен ачыгыз.
“Иң тәмле мәхәббәт ризыгы” – рецепт, аның фотосын һәм әлеге ризык белән бәйле вакыйганы язып җибәрегез.
Язмалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.
12 февраль көнне җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев