Бик күп данлыклы спортчылар тәрбияләгән Галимҗан Мансуров вафат
Бар гомерен спортка багышлаган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән Мансуров Галимҗан Хәбибҗан улы вафат.
Аның исеме район спорт тарихына җуелмаслык хәрефләр белән язылган. Галимҗан Хәбибҗан улы остаз гына түгел, күп буыннар өчен дөрес юл күрсәтүче, терәк, дус һәм үрнәк иде. Аның канаты астында бик күп спортчылар беренче чыныгу алып, бүген дә зур җиңүләргә ирешеп киләләр.
Галимҗан Хәбибҗан улының туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Районыбыз өчен зур югалту. Аның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев