Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Умырзая» бакчасының юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү тәҗрибәсе күрше районнарга тәкъдим ителде

Актанышның 1 нче гомуми үсеш төрдәге «Умырзая» балалар бакчасы коллективы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшенә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтүдә электән килгән педагогик традицияләргә таяна, шул ук вакытта инновацияле технологияләр белән дә уңышлы эшли. Бүген бакча коллективы республикабызның Тукай, Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга , Башкортостанның Илеш районнарыннан килгән коллегаларына балаларга, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Актанышта "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре" темасына семинар-киңәшмә оештырылу юкка түгел. 

 

Районыбызда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү елдан- ел югарырак баскычка күтәрелә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗат үзәкләрендә педагоглар тарафыннан бу уңайдан зур хезмәт куела. Әлеге уңышларыбыз республикада үрнәк. 

 

Семинар "Умырзая" балалар бакчасында башланып китте. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова, ЮХИДИның районнардагы пропаганда бүлеге мөдирләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре иң элек бакчаның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган күргәзмәсе белән танышты. 

 

Мөдир Эльвира Хәмитова "Умырзая" бакчасының педагогик эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елда төзелгән искиткеч мәһабәт бинада 95 бала тәрбияләнә. Аларга 14 педагог белем һәм тәрбия бирә.

 

Ике ел дәвамында өстенлекле юнәлеш итеп татарча мульфильмнар төшерү, ясау белән шөгыльләнгәннәр.

Быелгы уку елыннан исә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен ныклап төшендерүне алмаксат итеп куйганнар. Шөгыль-дәресләрдә, иҗади якын килеп спектакльләр, тамашалар, башка чаралар аша балаларны юлда тәртипле йөрергә өйрәтәләр.  

 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне өстенлекле юнәлеш итеп алган бакчага коллективына алдагы  эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

 

Юл йөрү кагыйдәләренә төшендерү районда күпьяклы, бердәм төстә алып барыла. ЮХИДИ  инспекторлары, мәктәпләр, балалар бакчалары профилактик чараларны даими үткәреп тора.

Әмма кагыйдәләрне бозу, юлларда имгәнү очраклары кабатлана, балалар травма ала, һәлакәтләргә дучар була. Җитәкчеләр кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен сеңдереп, белеп үскән баларыбыз киләчәктә ялгышлар ясамас дигән өметтә:

 Ата-аналар белән дә ныклап эшләргә кирәк. Куркыныч транспортлар сатып алып балаларының язмышын, сәламәтлеген хәвеф-хәтәр  астына куялар. Яшүсмерләр мотоцикл, скутерлар белән фаҗигаләргә очрый. Бакчада, мәктәптә генә түгел, урамда йөргәндә дә балаларның юл кагыйдәләрен үтәмәвен күрсәгез, битараф китмәгез, кимчелекләрен төзәттерегез,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

 

Семинар эше балаларның тематик чыгышлары, дәресләр белән дәвам итте. Инглиз телендә "Урман җәнлекләре мәктәпкә бара" театраль тамашасын кунаклар бик яратып карады.

 

Балалар остазлары Илүзә Муллахмәтова белән инглиз телендә светофор төсләренең нинди хәрәкәтләргә рөхсәт бирүен күрсәттеләр. 

Резеда Низамова җитәкчелегендә исә нәниләр "Светофор сигналлары" спорт-күңел ачу дәресендә көчләрен, җитезлекләрен сынады.

Әлбәттә инде, юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре дә бу дәрестәге бәйгедә ачык чагылды.

Хәзерге вакытта семинар эше "Умырзая"да бик уңышлы дәвам итә.

 

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре» темасына узган семинар-киңәшмә балалар иҗат үзәгендә дәвам итте. Кунакларны Актанышның икенче санлы мәктәбендә эшләп килүче ЮИД отряды инспекторлары каршы алды.

 

 

ЮИДчылар иминлек кагыйдәләре язылган буклетлар тапшырдылар, ЮХИДИ инспекторлары  жилетлары кигән зур, йомшак аюлар- мультфильм геройлары  белән фотога төштеләр.

 

 

Балалар иҗат үзәге фойесында укучылар белән педагогларның иҗат эшләре күргәзмәсе эшләде.

 

Оста куллы рассамнар, кул эшләре осталарының иҗат җимешләрен ЮХИДИның пропаганда бүлеге мөдирләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре зур кызыксыну белән карады.  

 

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне, куркынычсызлыкка омтылуны балага кечкенәдән, гаиләдә үк өйрәтергә кирәклегенә басым ясады.

 

Бала тәпи басуга ук ата-ана үз үрнәгендә кагыйдәләрне өйрәтергә бурычлы. Ана сөте белән кергән кешене гомер буе озата бара, онытылмый.

Актаныш районы үзенә генә хас гореф-гадәтләре белән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне тиешенчә оештыра. Бүгенге семинарда ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләренә бик кирәкле мәгълүматлар бирделәр. Тәҗрибә уртаклашу республика чикләрен узып китте, бүген семинарда Татарстанның Актаныш, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә районнарыннан, шулай ук Башкортостаннан вәкилләр катнаша. Чараларны оештырган, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән педагогларга зур рәхмәт. Аларга юнәлеш бирергә, идеяләр белән рухландырып торырга кирәк. Тәрбия эшенә ата-аналарны җәлеп итү дә бик мөһим. Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүне тәэмин итсәк, юлларыбызда һәлакәтләр булмас, балаларыбыз исән-сау, сәламәт, бәхетле булырлар,-  диде Резеда Гыйльметдинова.  

Район ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мәктәпләрдәге яшь юл хәрәкәте отряды җитәкчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Түгәрәк өстәл кысаларында Аккүз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилева, Яңа Әлем ЮИД отряды җитәкчесе, укытучы Лилия Сәлимҗанова чыгыш ясады.

"Алдынгылар хәрәкәте" һәм "Лачыннар" егетләренең флешмоб-чыгышлары, җырлары балаларыбызның никадәр сәләтле, тәрбияле икәнлеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев