«Тоннель» операциясендә: Тизлекне сакларга, кагыйдәләрне үтәргә кирәк
Эчке эшләр органнарының әйдәүче структурасында эшләүчеләр юлларыбызда хокук бозучылар белән көрәш алып бара, авария хәлләрен кисәтә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итә. Бүген районыбызның полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе барышында йөзләгән райондашыбызны юлларда хәвефсез йөрергә өндәп рейд уздырды.
Бүген һәр өй каршында берничә автомобиль тора, ир дә, хатын да, улы да аерым машинага утырып чыгып китә. Юллардагы транспорт чаралары бермә-бер күбәя. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әнә шул киеренкелекне киметеп, юллардагы хәрәктне көйләүчеләр.
Юлларда махсус киемдәге ЮХИДИ инспекторларын күргәч, беркемнең дә күңеле тыныч кына калмый. Куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр тизрәк каешны эләктерергә омтыла, балаларын махсус креслога утыртмаганнар да уңайсыз хәлдә кала. Әйтерсең, болар барысы да инспекторлар өчен кирәк? Күпләр ЮХИДИ хезмәткәрләренең кешеләр иминлеген тәэмин итүчеләр, гомерләрне имгәнүләрдән, фаҗига-кайгылардан саклап калыр өчен тырышуларын аңлап бетерми. Күз алдына да китерүе авыр: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде икән? Менә бүгенге «Тоннель» операциясе кысаларында да күпме райондашыбызга юл кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, күпмесенә кат-кат аңлату үткәрде алар.
Автомобиль йөртү таныклыклары, иминиятләштерү полислары бармы, иминлек каешлары эләктерелгәнме, балалар махсус креслога утыртылганмы- барысы да хокук сакчылары тарафыннан энә күзеннән үткәрелде. Бу тикшерүләр юкка гына түгел.
ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, койма яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкаруда. Юридик һәм психологик яктан әзерлекле һәм ныклы инспекторлар юл хәрәктендә катнашучылар белән уртак тел дә таба белә, законнарны да дөрес итеп аңлаталар. «Тоннель» операциясенең төп максаты исерек машина йөртүчеләрне ачыклау иде. Шөкер, бүгенге рейд вакытында райондашларыбыз арасында үзләренең һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен, язмышын, сәламәтлеген куркыныч астына куючы ачыкланмады. Киресенчә, тәртипле, беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләрне күрдек, аралаштык.
Аларның барысы да ЮХИДИ инспекторларының хезмәтенә олы хөрмәт белән карый.
— Туганнан бирле машина рулен борам инде мин. 20 яшемдә машина йөртү таныклыгы алган идем, шуннан бирле йөртәм. Хәзер миңа 62 яшь. 40 ел эчендә беркайчан да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү алмадым, штрафларым да юк. Тизлекне сакларга, кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Шулай икән, үзеңнең дә күңелең тыныч, башкаларның да иминлеге бөтен,- ди Равил Гайнанов.
Иске Балтачтан Гөлфия Харисова ЮХИДИ хезмәткәрләренең тагы да ешрак рейдар оештыруын тели. Бигрәк тә авыл җирлекләренә.
— Полиция хезмәткәрләре авылларга да күбрәк килсен иде. Чөнки исерек килеш руль артына утыручылар да булыштыра. Авыл җире дип тәртипсез, документсыз йөргәннәр дә бар,- ди ире белән Актанышка килгән ханым.
Ирек абый да хатынын хуплады:
— ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда гына түгел, тормышыбызда да тәртип урнаштыра. Алар авылыбызга килгәч, һәркем итәк-җиңен җыя. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү безнең исәнлек, безнең иминлек дигән сүз ул. Җәйге чорда бу бигрәк тә мөһим. Чөнки урам тулы балалар, алар арасында әби-бабалары янына кунакка кайтканнары да бар. Әле авылыбызда берничә машина йөртүчене кагыйдә бозган өчен «эләктерделәр». Исерек көе машинага утырмаска кирәк. Юньнелеккә алып бармый ул,- ди гомер буе машина йөрткән Ирек Харисов.
«Тоннель» оператив профилактик чарасы өч ноктада уза. Актаныш-Мөслим, Актаныш-Пучы һәм Актаныш районы авылларында һәлакәткә сәбәпче исерек машина йөртүчеләргә «ау» дәвам итә.
Операция катнаш төрдә үткәрелә. Юлда башка төр кагыйдә бозулар да очлы күзләрдән читтә калмады. Актанышның Ленин проспектының 1 нче йорт каршында, мәсәлән, юл аша җәяүлеләр кичүеннән чыкмаган егетләргә беркетмәләр төзелде.
Административ кодексның 12.29 маддәсенең 1нче кисәге буенча бу гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. Алар 500 сум штраф түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев