Тәрбиячеләребез республикада иң яхшы юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүчеләр исемлегендә
Яр Чаллы шәһәренең «Планета детства» 98 нче балаларны үстерү үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә инновацион алымнар» республика фәнни-методик семинар-практикумы узды.
Актанышның 6 нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Закирҗанова мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнашты, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Лилия Рәмзил кызы "Проектлар һәм педагогик эшләнмәләр" номинациясендә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев