Студентлар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Яңа Әлем мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе бик күңелле узды.
Спорт уеннары белән аралаштырып алып барылган очрашуда Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты. Ләйсән Рәдиф кызы студентлар көне белән котлаганнан соң юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә оештырды.
Студентлар зур юлларда актив хәрәкәт итә, шуңа кагыйдәләрне искә төшерү бер кайчан да артык түгел.
Юл билгеләре белән балалар кече яшьтән ук таныша башлыйлар, ә менә үсә төшкәч , мәктәпне тәмамлагач, кагыйдәләрне төгәл үтиләрме,автомәктәпләрдә укыйлармы, автомобиль йөртү таныклыгы алучылар бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавап биргән һәр студент истәлек бүләкләренә ия булдылар.
Җәяү йөрергә яратучы студент кызыбызга рюкзак,машина таныклыгы алырга укучы студентыбызга документлар салып йөрү өчен
сумка тапшырдылар, чарада катнашучылар яктылык кайтаргыч элементларга ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев