Өйдән чыгуга юл кагыйдәләрен төгәл үтә
Мәктәптә укулар башлану белән районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән очрашуларга йөри башлады.
Максат- укучылар белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, кабатлау, яңалыклар белән танышу.
1 сентябрь- Белем бәйрәмендә ЮХИДИның профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм полиция вәкиле Гүзәл Сергеева Актанышның икенче санлы мәктәбенә килделәр,
укучылар, аларның ата-аналары белән прфилактик әңгәмә үткәрделәр. Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган көндәлекләр, белешмәлекләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев