Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Нәфис затлар юл рыцарьлары сафында: Кышкы юлларда сак йөрик!

Актаныш районы Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың әле хокук саклау органнары системасында - аныклап әйткәндә, юл рыцарьлары сафында эшли башлавына ике еллап кына. Шуңа да кармастан, Ләйсән Рәзиф кызы бу һөнәрнең үзенчәлекләренә тизрәк төшенергә омтыла, электән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнгәме, аеруча яшь буынга, балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар юнәлтә. Бигрәк тә әле буран, әле бозлавык белән катлауланып торган кышкы һава торышы шартларында өлкәннәрне дә, балаларны да игътибарлы булырга чакырды. Ләйсән Мөхәммәтова белән чираттагы әңгәмәбез кышкы юлларда саклык кагыйдәләрен үтәү темасына багышланды.

Безнең заманда машина йөртүчегә яки җәяүлегә, олы кешеме ул, баламы- тегеләй эшлә, болай ит, дип акыл өйрәтүнең нәтиҗәсе әллә ни зур түгел. Моны истә тотып, Актаныш районы Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге, Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтмәләре нигезендә, юл хәрәкәтенең төрле катнашучылары белән эшләүдә даими эзләнүдә. Юл куркынычсызлыгын пропагандалауда яңа идеяләр һәм алымнарга еш мөрәҗәгать итәләр, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар, флешмоблар, профилактик әңгәмәләр, викториналар, тематик ярышлар үткәрелә. Шулай да Актаныш районы Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова иң үтемлесе- ата-аналарның балаларга шәхси үрнәге, дигән фикердә.

Балалар бакчаларына, мәктәпләргә очрашуларга баргач, ата-аналар җыелышларында үземнең чыгышымны бөек татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлыйм: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дигән ул. Шуңа күрә юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен балачактан ук сеңдерергә кирәк. Әгәр дә мәктәптә, балалар бакчасында никадәр генә тәрбия бирелеп тә гаиләдә ул яклау тапмый икән, аның беркайчан нәтиҗәсе булмый. Моның өчен ата-аналарның юл кагыйдәләрен төгәл үтәп балаларына шәхси үрнәк күрсәтүләре мөһим. 

Без иртән эшкә барырга урамга чыгуга ук юл хәрәкәтенең актив катнашучылары булып торабыз. Пропаганда бүлеге җитәкчесе буларак, ата-ана иң элек нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

Бүген барыбыз да иртән торуга машинага утырабыз, үзебез эшкә барганчы, балаларны бакчага, мәктәпкә илтәбез. Иртәнге мәшәкатьләр, ашыгулар белән балаларны арткы урындыкка утыртып куюга, күпләр иминлек каешын эләктерергә оныта. Бала артта ялгызы гына караучысыз бара. Шул ук  вакытта ата -ана руль артында барганда телефонын кушып статуслар төшерә. Ә бала  иминлек каешы эләктерелмәгәч, төрле кирәкмәгән хәрәкәтләр ясарга, ишек тоткасына ябышырга, Алла сакласын, ишек ачылып китүе дә бик мөмкин. Бу бик куркыныч ситуация. Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен иң элек автомобильгә балалар өчен махсус креслолар алып куярга, балаларны һәрвакыт шушы канәфигә утыртырга, иминлек каешын эләктерергә кирәк. Моның буенча балалар бакчасында тәрбиячеләр гел аңлатып тора, әңгәмәләр үткәрә. Ә әти-әни иминлек каешын эләктерми йөри икән, балада гаилә белән йөргәндә каешны эләктермәскә дә була, дигән ялгыш фикер туарга мөмкин.

Кышкы юллар аеруча саклык сорый. Юлларны көн саен кардан чистартып торсалар да, автомобиль тәгәрмәче кышкы юлда таеп китеп юл кырыена чыгуы, карга батып калуы да бар. Мәктәптән кайтучы бала өчен бу бик кызыклы вакыйга.

Әлбәттә, балалар бик кызыксынучан. Мондый хәлләрне балалар, аеруча малайлар якынга ук барып күзәтергә ярата. Бу үзе үк куркыныч, чөнки батып яткан машинаның тәгәрмәче бик кызу әйләнә, аңа таш кисәкләрен ияреп балага тияргә, яраларга мөмкин. Иң аянычлысы, руль артындагы шоферның, күз күреме начар булу сәбәпле, баланы игътибарга алмавы бар. Бала үзе дә машинаның нинди маневр ясаячагын абайламаска мөмкин. Шуның өчен әти-әниләр, зинһар балаларыгызга бу хакта ныклап аңлатсагыз иде, урмада башка балаларга да игътибарлы булыгыз, батып яткан машиналар янында тормаска кирәклеген кисәтегез.

Район үзәгендә юллар, тротуарлар халык эшкә барганчы кардан чистартып куела, юл өчен җаваплы оешмаларга, торак-коммуналь хезмәткәрләргә моның өчен зур рәхмәт! Әмма авыл җирлекләрендә урамнарны кардан арындыру  авыррак оештырыла, моның төрле сәбәпләре бар. Кайвакыт укучыларның мәктәпкә бару яки кайтуы урам чистарта торган техникалар эшенең иң кызган мәленә туры килә. 

Әйе, авылларда җәяүлеләр өчен махсус тротуарлар, сукмаклар юк, алар машина юлыннан йөри. Кызганыч, авылларда аек түгел яки машина йөртергә таныклыгы булмаган, авыру затлар да руль артына утырган очраклар бар.  Балалардан, шул нисбәттән өлкәннәрдән юлларда, урамнарда сак, игътибарлы булуларын сорыйбыз. Киемнәрегезгә, беләзекләрегезгә яктылык кайтаргыч элементлар тагыгыз, каршы як машина хәрәкәт итә торган яктан барыгыз. Йөртүче сезне әллә каян ук күреп торсын. Юлны аркылы чыкканда, башта сул, аннан уң, аннан тагын сул якка карагыз, техника килмәвенә инангач кына чыгыгыз.

Кышкы юл тая, урыны белән бозлавык. Юлчыларны тагын нинди хәвеф-хәтәр сагаларга мөмкин?

Кышын юл читләрендә кар өемнәре, кар көртләре, юлда хәрәкәт итүче машиналарны, җәяүлеләрне әнә шулар каплап тора. Аннан калын итеп киенеп йөрибез. Балаларның башында башлык, аның өстеннән куртка, пәлтәләрнең капюшоннары. Кайбер яшүсмерләр колакларына наушниклар киеп музыка тыңлап бара. Юл аша чыкканда, һичшиксез капюшоннарны, наушникларны салсыннар, як-якка карап атласыннар. «Монда зебра», дип битараф төстә җәяүле сукмагына аяк басмасыннар. Машина йөртүче тормозга баскач, кышкы юлда тәгәрмәчләрнең тиз генә туктый алмавы бар. 

Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторының бик иҗади вазыйфа икәнен сезнең эшчәнлектән бик яхшы күреп торабыз. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә барып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган бик күп чаралар оештырасыз. Җиңел уен формасында балалар юл йөрү кагыйдәләрен, материалны дәреслекләрдә укыганга караганда, күпкә яхшырак истә калдыра. Балаларның юлларда җәяүле буларак та, пассажир буларак та  җаваплылык тоюын күрү бик сөенечле хәл. 

Моннан тыш ЮХИДИ инспекторлары белән рейдларга да бергәләп чыгабыз. Балаларга гына түгел, районыбызда яшәүче төрле яшьтәге халыкка иминлек кагыйдәләрен аңлату бик җаваплы хезмәт.

Әйе, бу өлештә минем район ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиевкә, ЮХИДИ инспекторларына бик зур рәхмәтлемен. Алар мине, хатын-кыз дип, санламыйча тормыйлар, сорауларыма төпле җаваплар биреп, эшемдә бик ярдәм итәләр. Ренат Радикович үзе барыбызга да үрнәк, һәрвакыт юлдагы вәзгыятьне аңлап эш итә, аралашуда гади, принципиаль җитәкче. Мин аңардан һөнәребезнең нечкәлекләренә өйрәнәм, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә бик зирәк. Ул миндә яңа эшемә карата чын күңелдән кызыксынуымны күрде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында оештырылган чараларга да ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев бик теләп килә, укучылар белән аралаша, үзенең киңәшләрен бирә. Укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар белән даими очраша, тәкъдимнәрен җиткереп, чыгышлар ясый. Аның белән күрешү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча сөйләшү балаларга, өлкәннәргә аеруча ошый.  

Мәктәпләр каршында оешкан яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары белән райондашларыбыз арасында юл йөрү кагыйдәләрен аңлату эшләрен алып барабыз, акцияләр үткәрәбез. Җәяүлеләргә, машина йөртүчеләргә  юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре язылган буклетлар, белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч элементлар бирәбез. 

Никадәр генә районда пропаганда буенча актив эш алып барылуга карамастан, фаҗигаләр әледән әле булып тора, безне нык кына сискәнергә мәҗбүр итә. 

Юл хаталарны кичерми. Бу халыкның тәрбиясеннән дә киләдер. Бер мисал китереп үтим әле. Ленин проспектында, Актанышның беренче санлы мәктәбе белән технология техникумы арасында ике җәяүле юлы бар. Бу тирәдә өч балалар бакчасы урнашкан. Еш кына бакча балалары белән җәяүле сукмагыннан дөрес чыгарга өйрәнү өчен экскурсияләр уздырабыз. Беркөнне чираттагы дәрестә балалар өлкәннәрнең тиешсез урыннан юл аша чыгуын күреп алдылар. «Апа, сез дөрес урыннан чыкмыйсыз», дип олы яшьтәге апаларга кисәтү ясадылар. Кызганыч, өлкәннәрнең мондый ямьсез үрнәге балаларда ялгыш фикер уята.  

Хөрмәтле укучыларыбыз, юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган сөйләшүебезне әлеге сылтама https://vk.com/aktanyshrt?w=wall-31077111_59827 буенча кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев