«Каенкай»га балаларын йөртүче ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә ата-аналарны да җәлеп итү, бу уңайдан бергәләп тәрбия процессын алып бару матур традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә "Каенкай" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә ата-аналар җыелышы узды. Төп сөйләшү- балалар иминлеген булдыру, юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен бетерүгә ирешү, ата-аналарга үз үрнәкләрендә сабыйларын да юл кагыйдәләрен үтәтүгә ирешүгә багышланды.
Төремнең тәрбиячесе Чулпан Шәйхетдинова әлеге мөһим чарага ныклы әзерлек алып барган. Беренче булып сүзне ул ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага бирде. Ләйсән Рәдиф кызы балаларны тәрбияләүдә юл йөрү кагыйдәләрен ата-ана һәм тәрбияче ничек алып барырга тиеш, алар ни рәвешле үзара тыгыз элемтә булдырырга бурычлы, кайсы яклап бирелгән тәрбия үрнәк була ала- барысы турында да аңлаешлы чыгыш ясады.
Киңәшмәнең икенче өлешендә ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Лилия Мингазетдинова үзе дә тәрбияче. Аның үз балаларын ни рәвешле юл кагыйдәләренә өйрәтүе юашкалар өчен аеруча кызыклы булды. Лилия ханым Актанышта һәрвакыт җәяү йөри. Балаларын да яшьтән шуңа күнектергән. Урамга чыгу белән җәяүле нинди кагыйдәләр үтәргә тиеш, барысы турында аңлата-аңлата бакчага алып килә. Тротуарда нинди саклык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк- уллары моны яхшы белә. Балалар бакчасы янында уңайлы итеп җәяүле сукмагы төзеп куйдылар, Лилия Мингазетдинова монысы өчен барлык ата-аналар, тәрбиячеләр исеменнән рәхмәт белдерде. Дүрт яклы юл киселешләрен ничек үтәргә, анда ниди юл билгеләре куелган, бакчага килгәндә барысын да күрсәтеп, аңлатам, ди ул. Мигазетдиновларның өйләрендә дә дәресләр өзелеп тормый икән. Бакчадан кайткач уллары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дидактик уеннарда белемнәрен ныгыталар.Бигрәк тә юл билгеләре буенча биремнәрне чишү балаларга бик ошый икән.
Ләйлә Заманова исә һәр кичне бакчадан кайткан дүрт улы белән җәяүләп саф һавада йөреп кайталар. Өйләре каршындагы җәяүле кичүеннән чыкканда, улларына кичү аша чыгуның кирәклеген мисаллар белән төшендерә.
Лилия Гомәрова исә балаларына юл кагыйдәләрен "Стоп"- "Тукта" билгесе белән аңлата.
-Юлда хәрәкәт ясар алдыннан тукталып уйлап ал, дип әйтәм. Юл аша дөрес урыннан чыгаммы, дип уйларга кушам. Улларымның машиналы уйнауларына да игътибар итәм. Йөк машинасының арбасын һәрвакыт капларга кушам, чөнки капламасаң, уенчыклар коелып кала, аңа гаиләдәге кеше баскач, аягы авырта. Төшеп калган уенчыклар ватыла. Кечкенә чакта өйрәнгәннәре зурайгач та кирәк булачак бит. Шуңа барысын да хәзердән үк белеп үссеннәр,- ди ана.
Ата-аналар өйләрендә балалары белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә кагылышлы китаплар укыйлар, әңгәмәләр үткәрәләр. Хәтта исләрендә ныграк калсын өчен кайбер гаиләләр иң беренче чиратта үтәргә тиешле кагыйдәләрне баларының биш бармакларына билгеләп куйганнар.
Һәрбер ата-ана яктылык кайтаргыч элементларның, бигрәк тә хәзерге караңгы тиз төшә торган көзге яңгырлы көннәрдә аларны тагып йөрергә кирәклеген белә. Гомумән, ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы үзләштергәннәр. Инде балаларына да үз үрнәкләрендә кагыйдәләрне үтәргә өйрәтеп үстерсәләр киләчәк өчен зур хезмәт куела дигән сүз.
- Чулпан Тимершәех кызы иҗади тәрбияче. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган экскурсия, әңгәмә, очрашуларны еш уздыра. Ачык чаралары да әлеге тәрбияченең бик эчтәлекле үтә. Педагоглар белән ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган уртак эшчәнлекләре дәвамлы булсын,-ди Ләйсән Рәдиф кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев