Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев: Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!

2024 елда республикада 698 авария булган, аларда 85 кеше үлгән, 859 кеше яраланган. Апрель аенда гына да Татарстанда һәлакәтләрендә 17 кеше үлгән. Аларның тугызы узган атнада якты дөнья белән хушлашкан. Ике юл һәлакәтендә өчәр кеше үлгән. Бу саннар артында күпме күз яше, ятимлек, җан өшеткеч югалту. Бу уңайдан Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе инспекторы Инсаф Минһаҗев белән әңгәмә кордык, сөйләшү барышында юлларыбызда тәртип саклаучы рыцаребыз «Иң куркыныч маневр - каршы як полосага чыгу!», дип машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырды.

Актаныш  районында 2024 елда 8 юл һәлакәте теркәлде бит, аларда 4 кеше вафат, 9 кеше төрле травмалар алган. Әңгәмәбез алдыннан сез әйткән саннар артында күпме күз яше, ятимлек, җан өшеткеч югалту. Инсаф Фидаилович, юл фаҗигаләренә нәрсә сәбәпче- көннәр җылыткач, яз кояшы нурларына алданып игътибарлылык югалумы, әллә юлларыбыз шулкадәр начармы безнең?  

 Ни өчендер юл кагыйдәләрен бозуның җитдилеген кайгы ишек шакыганчы аңлап бетермибез. Әле кичә генә кеше туганнары белән аралашкан, бәйрәм иткәннәр, балалары белән сөйләшкән, уйнаган, ә бүген ул инде юк. Фаҗигаләргә китерүче төп сәбәләр- юлларда каршы як полосага чыгу, һава торышы үзенчәлекләренә карап тизлек режимын дөрес сайламау. Шулай ук юлда транспорт чаралары арасында дөрес ераклык булмау, юл чатларында борылыш чиратының бозылуы да аварияләргә китерә. 

 

15-21 апрель көннәрендә республикада аварияләр саны искиткеч артуын әйтеп киттек, алар нинди характерда, Инсаф Фидаилович, безне караучылар гыйбрәт алып тыңласыннар, руль артына утырган якыннарын кисәтсеннәр.

 

16 апрельдә Нурлат районында 1997 елгы «ЛАДА Приора» автомобиле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм 1960 елгы «ЛАДА Гранта»  белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә «ЛАДА Гранта» машинасы йөртүчесе һәм «ЛАДА Приора»ның ике пассажиры да тән җәрәхәтләреннән урында ук вафат булалар. «ЛАДА Приора» йөртүчесе һәм «ЛАДА Гранта» пассажирлары төрле дәрәҗәдә яраланып хастаханәгә озатыла. 

Тагын бер мисал: 19 апрель көнне Бөгелмә районында «ЛАДА Калина» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга һәм «ЛАДА Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Ике шофер һәм пассажир урында ук һәлак булганнар. «ЛАДА Калина» пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре ала.

 Быелның шушы чорына 68 юл транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе- нәкъ тә каршы як полосага чыгу.  Аларда 42 кеше һәлак булган. 123 кеше төрле тән җәрәхәтләре аркасында сәламәтлеген югалткан. 

18 апрельдә Яшел Үзән районында М7 юлында Йошкар- Оладан килүче «Мерседес» автомобилен йөртүче 1996 елгы граждан каршы юл полосасына чыга. Анда «Нива» автомобиле белән бәрелешә. Ул сул якка борыла, нәтиҗәдә «Нива» автомобиле йөртүчесе һәм пассажирлар урында ук вафат була. 

 

Димәк,  юлларда фаҗигаләргә китерүче иң куркыныч маневр -  каршы як полосага чыгу. Тәртип сагында торучы инспектор буларак, мондый кагыйдә бозучыларны сез еш күрәсез, машина йөртүчеләрне туктатып кисәтүләр ясыйсыз.  Бу хакта хәзер дә үтемле киңәшләрегезне ишетү водительләргә бер дә артык булмас.

 

Әйе, каршы як полосага чыгу иң куркыныч маневрларның берсе санала. Юл хаталарны, ашыгуларны, ваемсызлыкны гафу итми. Машина йөртүче һәр маневр турында җентекләп уйларга, руль артында бик игътибарлы булырга һәм, алдагы техниканы узарга чыкканчы, аның куркынычсызлыгына кат-кат инанырга тиеш. ДАИ хезмәткәрләре, әлеге кагыйдә бозуны кисәтү максатыннан «Каршы як полоса» акциясен  уздырабыз. Фаҗигаләр еш була торган куркыныч участокларда экипаж белән кизү торабыз. Акция барышында машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылмыйча үтәргә чакырабыз. Аларны бозган өчен административ җаваплылыкка тартылу хакында искәртәбез. Тәҗрибәмнән чыгып, тагын шуны әйтәм: автомобильдә балалар булса, алдагы автомобильне узмагыз.  Бу газизләрегезнең гомерен саклап калачак. 

Фаҗигаләргә китерүче тагын бер фактор- руль артына утырган шоферның алкогольле эчемлекләр кулланган булуы. Машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә юл кагыйдәләрен бозуы аркасында 27 фаҗига теркәлгән. Аларда өч кеше һәлак булган һәм 38 кеше яраланган. 16 мартта Кукмара районында «ЛАДА Гранта» йөртүчесе исерек хәлдә авыр йөк автомобиле белән бәрелешә, нәтиҗәдә салмыш водитель урында ук үлә. 

 

 Балалар да булган юл фаҗигаләре турында ишетү аеруча авыр. Әле яшәргә дә өлгермәгән гомерләр өзелә. 2023 елдан башлап республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 92 юл һәлакәте булган, аларда ике баланың гомере өзелгән, 99 бала яраланган. Балаларны автомобильгә утыртканда иң гади, элементар кагыйдәләрне үтәргә кирәк, шул хакта тагын бер кат аңлатып узсагыз иде.

 

Һәлак булган балалар белән бәйле юл һәлакәтләре Югары Ослан һәм Биектау районнарында булды. Балаларның икесе дә пассажирлар. Балаларны һәрвакыт күз уңында тотыйк, үз-үзләрен тотышына игътибарлы булыйк. Озакламый җәйге каникуллар якынлаша, хәзер дә көннәр бик матур. Балалар мәктәптән, бакчадан кайткач урамга уйнарга чыгалар, аларны, зинһар, юл буйларында уйнаудан тыйсак иде. Җәяүле юлларыннан, тротуарлардан гына йөрергә өйрәтик.

Юл аша чыкканда балагызны беләзектән ныклап тотыгыз, чөнки балалар бик хәрәкәтчән, кулдан ычкынып китеп фаҗигаләргә юлыкмасыннар.

Киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар беркетегез.

Бала, сез- ата-аналардан юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәнә. Балаларны бәлаләрдән саклау әти-әниләрнең бурычы. 

 

Соңгы вакытта районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренә балалар, укучылар белән очрашуларга, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чараларга еш киләләр. Ата-аналар җыелышларында катнашып юлларда имин йөрү кирәклеге турында лекцияләр укыйлар. ЮХИДИ хезмәткәрләре районыбызның барлык балаларын яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин итеп бетерде. Бу элементларның мөһимлеге турында әйтегез әле.

 

Яктылык кайтаргыч элементлар тормышта бик кирәкле саклаучы чара. Аларны куллануыгызны сорыйм. Яктылык кайтаргыч элементлар кешенең юл буенча барганын әллә каян күрсәтеп тора. Шоферлар моны күреп алып алдан ук дөрес маневр ясарга планлаштыра. Гап-гади элементлар җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең санын шактый киметте. 

 

Елның иң рәхәт вакытына керәбез, язгы кояшлы көннәрне җылы җәйләр алыштыра. Нәкъ шушы чорда юлларда, урамнарда ике көпчәкле транспорт чаралары юлларда кискен арта, мопед, самокат, мотоцикл кебек  транспортка утырган гражданнар нинди таләпләрне үтәргә тиеш?

 

Ике көпчәкле техниканы йөртүчеләр һәм аларның пассажирлары юл хәрәкәтенең иң зәгыйфь катнашучылары. Хәзерге ата-аналар, балаларына ярарга тырышып, аңа мопед, скутер сатып алалар, әмма бу төр техника йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешле тулы хокуклы катнашучылары булуын онытып җибәрәләр. Скутерда йөрү велосипедка йөрүгә караганда җиңелрәк. Әмма  юл һәлакәтләре мопед йөртүчеләр өчен башка транспорт чаралары йөртүчеләренә караганда күпкә аянычрак тәмамлана. Статистика буенча иң авыр баш сөяге- ми җәрәхәтләре, кул, аяк сынулар нәкъ менә скутердан егылуга туры килә. Хәтта өлкәннәр дә җиңел һәм беренче карашка бөтенләй зарарсыз уенчык-скутер белән һәрвакытта да идарә итә алмыйлар. Моннан тыш, яшь мопедчылар үз тормышларын гына түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына куялар. Еш кына алар пассажирлар утырталар. Гәрчә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әлеге транспорт төре белән пассажирлар йөртү катгый тыела. Машина йөртү тәҗрибәсе, машина йөртүченең әзерлек дәрәҗәсе юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауда бик мөһим роль уйный, әмма һәлакәт куркынычын киметә торган махсус киемнәр куллану турында да онытмагыз. Ике көпчәкле техникага утырганда бит калканы, перчаткалар, махсус күзлек, шлем, биек ботинкалар, озын чалбар һәм жакет кию таләп ителә. Эш тәҗрибәмнән чыгып, мин ата-аналарны бу куркыныч уенчыкны сатып алмаска чакырам. 

 

Сорауларыбызга төгәл җавап бирүегез өчен зур рәхмәт, Инсаф әфәнде, киләчәктә дә райондашларыбызның иминлеген тәэмин итүдә уңышлар телим. 

 

 ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев белән туры эфирдагы әңгәмәбезнең бер өлешен «Актаныш-информ»ның Вк социаль челтәрендә карарга була. Сылтама шушы: https://vk.com/aktanyshrt?w=wall-31077111_61675
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев