Яратсаң- каешыңны эләктер!
Гашыйклар көнендә машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Каеш» акциясе кысаларында юлларда куркынычсызлык турында искә төшерде.
Бүген, 14 февраль- Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм кысаларында, Актаныш районы урамнарында юл хәрәкәте иминлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән "Каеш" профилактик акциясе узды. Чараны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе 2 нче Актаныш мәктәбенең ЮИД отряды ярдәмендә оештырды.
Инспектор Дильфат Иргалин һәм учреждение җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәп, акциядә куркынычсызлык каешын куллануның мөһимлеген аңлаттылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да "Яратсаң — каешыңны эләктер" дигән символик йөрәкләр таратылды.
"Куркынычсызлык каешы- ул формальлек кенә түгел, ә һәлакәт очрагында гомерне саклап калучы тормыш өчен мөһим элемент. Без һәр йөртүче һәм пассажирның моны аңлавын телибез", - дип билгеләде Дильфат Давыт улы.
2 нче урта мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртеп, акция үткәрүдә актив булыштылар. Аларның энтузиазмы һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге турында эчкерсез кайгыртуы район халкында уңай хис-тойгылар уятты. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар "Каеш" акциясен үткәрүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев