Юл иминлеген тәэмин итү комиссиясендә- Җәяүлеләр гаебе белән ике айда ике һәлакәт килеп чыккан
Бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте.
2025 елның шушы чорына Актаныш районында 5 юл хәрәкәте фаҗигасе теркәлгән, үлүчеләр юк, әмма 7 кеше яраланган. 2024 елда 6 һәлакәт килеп чыккан, 4 кеше һәлак булган, 8 кеше яраланган.
Актаныш районы территориясе эчендәге регионара юлларда чатлыкларны кичү кагыйдәсен үтәмәү аркасында 1 юл һәлакәте булган, 1 кеше тән җәрәхәте алган.
Авыл җирлекләрендә 2 һәлакәт булып, аларда 2 җәяүленең сәламәтлегенә зыян килгән. Гаеп- җәяүлеләрнең үзендә, алар юл аркылы кичү кагыйдәсен бозганнар. Бу һәм башка юл һәлакәтләренең эчтәлеге белән комиссия утырышында Актаныш районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев таныштырды. Ренат Радик улы гомуми кулланылыштагы җирле юлларны муниципаль программалар ярдәмендә төзекләндерүгә анализ ясады.
«ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Актаныш районы массакүләм-мәгълүмат чаралары эшчәнлеге хакында сөйләде.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» территориаль ДБУ җитәкчесе Сергей Карпов «Габаритлы автомобильләргә контроль. Юлларны саклау» темасына чыгыш ясады.
Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева җирлектәге юлларның проблемалы хәлдә булуын әйтте, комиссия утырышында катнашучылардан әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә чакырды.
Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Балалар арасындагы юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау хакында бәян итте.
Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов 2025 елда Актаныш районы юлларында башкарылчак төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
Аның чыгышын «Главтатдортранс» ДКУ контроль һәм сыйфат бүлеге башлыгы урынбасары Камил Фәрдиев тулыландырды.
Утырыш хакында тулырак алдагы язмаларда яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев