Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Электросамокат, скутер, велосипедта йөрүчеләр юл кагыйдәләрен санга сугамы?

Район ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин мотоспорт сөюче яшьләрне, бигрәк тә җәйге каникул вакытында, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлек режимын сакларга чакырды.

Шәхси мобиль хәрәкәт чаралары идарәчеләре гомуми кулланылыштагы юлларга чыгалар, башка транспорт чараларына йөрергә комачаулыйлар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча алар тротуарларда йөрергә, тротуарлар булмаганда, юлда хәрәкәт юнәлеше буенча барырга тиешләр. Алар арасында исерткеч эчемлекләр кулланганнар да очрый. Мәсәлән, 2023 елның шушы чорына исерек хәлдә мотоцикл һәм мопедта йөрүче 3 граждан тоткарланган, алар административ җаваплылыкка тартылган. 

Мототранспортны эчкән хәлдә идарә иткән өчен 1, 5 елдан 2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф каралган. Әгәр балигъ булмаганнар тарафыннан югарыда әйтелгән хокук бозу ачыкланса, штрафны ата-ана түли. Балигъ булмаган моторанспорт йөртүче балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау исәбенә бастырыла.

Район ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин мотоспорт сөюче яшьләрне, бигрәк тә җәйге каникул вакытында, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлек режимын сакларга чакырды. Искәртәбез- мототранспортларның юлдагы тизлеге сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш. Мотоциклны йөртүгә дә, аның пассажирына да башларына каска-шлемнар кию мәҗбүри. Район җитәкчелеге ата-аналарны мотоцикл, автомобиль кебек шәхси транспорт йөртергә таныклыгы һәм йөртү күнекмәләре булмаган яшүсмерләрне транспорт йөртүдән тыярга, кирәксә, ачкычларны җыеп куярга чакыра. 

Район ЮХИДИ инспекторлары иминлек каешларын эләктермәгән, эчкән хәлдә руль артына утырган, таныклыксыз машина йөртүчеләрне ачыклау нияте белән даими рейд чаралары оештыра. 

Рейд вакытында балаларын махсус урындыксыз гына автомобильгә утыртучылар, исерек хәлдә нәни пассажирларын каядыр алып баручы машина йөртүчеләрне тоткарлагач, балалар алдында өлкәннәр өчен оят булып китә,- ди Артур Җиһаншин.

Әйе, юл-транспорт һәлакәтендә алынган тән җәрәхәтләре салкын тию генә түгел, алар эзсез үтми, күпчелек очракта, гомерлеккә кала. Балаларның хәвефсезлеген санга сукмаган, балаларын креслосыз йөрткән, хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыккан, тизлек режимын үтәмәгән ата-аналарны һич аңлап булмый. Үзеңне һәм балаларыңның сәламәтлеге һәм гомере турында уйламау җинаятькә тиң ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев