Бергә тырышканда гына кагыйдәләрне төгәл үтәргә күндерәчәкбез!
Иске Кормаш мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды, гаиләдә юл кагыйдәларен өйрәтеп,аңлату эшләре алып барган ата-аналар белән аңлашып эшләве дә рәхәт. Бу очрашу да бик матур файдалы узды, җыелышка килгән ата- аналар үзләренең юл кагыйдәләрен өйрәтүдә тәрбия эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Без бергә тырышканда гына, балаларыбызга дөрес юл күрсәтеп, кагыйдәләрне төгәл үтәргә күндерәчәкбез!
Юлда хәрәкәт иткәндә өлкәннәрнең кагыйдә бозып, тиеш түгел урыннан хәрәкәт итүләренә тап буласың, ә яшь буын өлкәннәрдән үрнәк ала.
Иске Кормаш мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды, гаиләдә юл кагыйдәларен өйрәтеп,аңлату эшләре алып барган ата-аналар белән аңлашып эшләве дә рәхәт. Бу очрашу да бик матур һәм файдалы узды, җыелышка килгән ата- аналар үзләренең юл кагыйдәларен өйрәтүдә тәрбия эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова рәхмәт сүзларен җиткерде, җыелышка килгән 3 әтигә истәлек бүләге тапшырды.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә әтиләребезнең битараф булмыйча,шундый очрашуларда күбрәк катнашуларын көтеп калабыз.
Кечкенәдән үк әти тәрбиясе, әти сүзе, әти үзе үрнәк булырга тиеш.
Очрашу видеоролик карау белән төгәлләнде.
Юлларда ашыкмыйча йорергә, бер- беребезгә игътирамлы булырга чакырам!- дип бу хакта хәбәр итә безгә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев