Актанышның икенче мәктәбендә өченче сыйныфларны яшь юл инспекторлары сафына кабул иттеләр (фотолар)
2023-2024 нче уку елының беренче чиреге тәмамланып та килә. Ел фасылының юл хәрәкәте өчен куркыныч чоры балаларыбыз өчен фаҗигаләрсез булсын өчен укытучылар да, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә профилактика чараларын көчәйтте. Көзге каникуллар алдыннан укучыларга юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлату максатыннан Актанышның икенче санлы мәктәбендә бик матур чара узды.
Бүген Актанышның икенче санлы мәктәбенең өченче сыйныф укучылары беренче дәрестә үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде, белгәннәрен кабатлап ныгытты. Аларга мавыктыргыч, кызыклы дәресне 6 Б сыйныфы укучылары үткәрде.
Укучылар сыйныф җитәкчесе Ландыш Исхакова белән әлеге ачык сыйныф сәгатенә ике атна дәвамында әзерләнгәннәр.
- Көзен якты көн озынлыгы бик кыска. Кояш соң чыга, караңгы тиз төшә. Нәкъ менә шундый шартларда укучылар юл йөрү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булырга тиеш. Сыйныфыбызда 25 укучы, аларның барысы да бу чараны әзерләүгә актив тартылды. кКече яшьтәге мәктәп укучыларына юл билгеләрен исләренә төшерсен өчен кызыклы уеннар әзерләдек. Агитбригадабыз шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Аларның эчтәлеге бер- юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кешеләр исәнлеге, иминлеге дигән сүз ул, -ди Ландыш Илис кызы.
Юл аркылы бары махсус кичүдән генә, светофорлы кичүләрдә яшел утның янганын көтәргә, куллардагы телефоннарга карамыйча бары яшел утта гына чыгарга кирәклеген дә укучылар кат-кат хәтерләренә сеңдерделәр.
Иртә караңгы төшү сәбәпле урамда йөрүче һәрбер укучының киемендә, сумкасында яктылык кайтаргыч элемент тагылган булырга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күреп бетерә алмаска мөмкин. Уңайсыз һава шартларында – яңгыр, җепшек кар, томан булганда да җәяүлеләрне бәреп китү очраклары теркәлеп тора. Яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә икән.
ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова укучыларны каникуллар вакытында укучыларны юлларда тәртипле һәм сак йөрергә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Мәктәпкә автобуска утырып килүчеләргә саклык кагыйдәләрен аңлатты, ә әти-әниләре белән шәхси автомобильдә барганда һәрвакыт иминлек каешларын эләктереп, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтмичә генә йөрергә чакырды.
Балаларның юл кагыйдәләрен белүе илкүләмендә контрольдә. Учи. ру сайтында юл кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен олимпидалалар уздрыла. Өченче сыйны укучылары арасында әлеге сайтка кереп белемнәрен сынап караучылар бар.
Ләйсән Рәзиф кызы бу олимпиадаларда актив катнашырга кушты һәм юл кагыйдәләренә өйрәтүче "Добрая дорога детства" газетасы белән таныштырды. Укучыларга әлеге газетаны һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белешмәлекләр тапшырды.
Район полиция бүлеге инспекторы Гүзәл Александровна барлык чыгыш ясаучыларның сүзләрен куәтләп республика һәм райондагы балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы статистикасы турында мәгълүмат бирде.
Һава торышы үзгәрү сәбәпле, кар, яңгыр яву, кинәт суыту аркасында юлларда бозлавык хасил була. Нәкъ шушы чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларның тагы да сак булырга тиешлеген искәртте.
Чарада "Белмәмеш" булып киенгән Айдар Габдрахманов кечкенә дусларына төрле биремнәр аша юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Тупны ыргытканда автомобильнең төзеклеге турындагы сорауларына барысы да дөрес җавап бирделәр.
- Мәктәпкә барганда һәрвакыт тротуардан йөрим. Юл кичүе аша чыкканда башта сулга, аннан уңга, тагын бер тапкыр сулга карап машиналар юклыгын күргәч кенә чыгам. Үземнән кечкенәләргә дә юл кагйдәләрен өйрәтәм. Апаем да карап йөрсен дим,- ди яшь инспектор Айдар.
Менә шундый эчкерсез аралашуга һәм кагыйдәләрне мавыктыргыч өйрәнүгә багышланган чарада өченчеләрне яшь юл инспекторлары сафына кабул иттеләр.
Истәлекле дәрес күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев