Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышның ата-аналар җыелышында юл кагыйдәләрен өйрәттеләр

Көзге каникулларга китәр алдыннан мәктәпләрдә гомуми ата- аналар җыелышлары, укучылар белән файдалы очрашулар булды.


Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә иртәнге якта укучылар белән кагыйдәларне ныгытсак, кич ата- аналар белән очраштык.

Җыелыш гомумән алганда оешкан төстә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә алып,укучыларның ялын файдалы уздыру максатыннан оешкан иде. Мәктәп дрекциясенә ата- аналар тарафыннан да рәхмәт сүзләре җиткезделәр,бик тә кирәкле, чыннан да файдалы җыелыш булды дип рәхмәт әйттеләр.
Җыелышта мәктәп психологы,уку- укыту эшләре урынбасары, МЧС, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  ДБУның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова , ФОРПОСТ җитәкчесе Л.Р.Кирамова, игелек үзәге хезмәткәре дә катнашып, кирәкле мәгълүматлар җиткереп, видеороликлар күрсәттеләр.
Мәктәптә укытучылар биргән белем- тәрбия,кисәтү,аңлатулар гаиләдә яклау тапмаса,аның нәтиҗәсе булмый,ата-аналар белән кулга-кул тотынышып,бер фикердә булып аңлашып эшләгәндә,бар- яктан да үрнәк күрсәткәндә генә аның нәтиҗәсе була.
Көзге чорда иртә караңгы төшә,автомобиль йөртүчеләрнең күз күреме начарая,җәяү хәрәкәт итүчеләр киемнәрендә яктылык кайтаргыч ( световозвращающий) элементлар булсын иде.

Ләйсән Мөхәммәтова, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  ДБУның Актаныш районы буенча җитәкчесе.

Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев