Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актаныш студентлары «Автосессия — 2024» конкурсында катнаштылар

Актанышта ел саен яңа уку елы башлану белән «Автосессия - 2024» конкурсы уза. Әлеге бәйге быел да «Белая» автомәктәбендә оештырылды. Әлеге бәйге студент яшьләргә машина йөртү өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.

Конкурс, гадәттәгечә, ике этаптан-  теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Беренче этапта катнашучылар компьютерда тест биремнәрен үтәделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсыз йөртү нигезләрен белүләрен тикшерделәр. Икенче этап автодромда узды, анда студентлар фигуралы йөртү осталыгын күрсәттеләр, руль артына утырып төрле маневрлар эшләп карадылар.

Барлык конкурсантлар да биремнәрне уңышлы үтәделәр, машинаны ышанычлы йөртеп, жюрины югары әзерлекле икәнлекләренә инандырдылар.

Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын- Артем Петров;
2 урын- Булат Шәяхмәтов;
3 урын- Айнур Сәрвәров.

Конкурста җиңүчеләр «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ әзерләгән призлар белән бүләкләнделәр.

«Автосессия - 2024» конкурсы яшьләр арасында куркынычсыз машина йөртүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә кызыксыну уята торган чара булып тора. Барлык катнашучыларга алга таба да зур юлларда исән-сау йөрүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев