Каршыгызга квадроберлар килеп чыкса, куркып калмагыз
Урамда, паркларда җәнлекләр кебек киенеп, койрык тагып дүртаяклап йөргән яшьләрне күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу әкәмәт күренешне квадроберлар дип атыйлар. Алар хакында министрлар фикер алыша, канун чыгаручылар бу галәмәтне кичекмәстән тыярга тели.
Квадроберларны интернет аңлатмаларда квадробика спортының рәсми булмаган төре белән шөгыльләнүче кешеләр, дип атаганнар. Аңа нигез салучы булып Япон спринтеры Кеничи Ито санала. Спортчы дүрт аяклы йөгерү белән мавыккан.
Ә алга таба интернет үз эшен эшли, төрле хайваннарга охшарга тырышу бөтен дөнья буйлап тарала.
Бүген квадроберлар битлек, койрык , кулларга һәм аякларга тәпиләрне имитацияли торган перчаткалар кия. Һәм үзләрен этләр, төлке, юлбарыс һәм башка җәнлек кебек тоталар, хәтта авазлар чыгарып йөриләр.
Уфада ике квадроберның кыланмышын күреп олы яшьтәге хатын-кыз аларны «Идиотлар» дип атаган.https://t.me/govoryachestno/4027 Килешми мөмкин түгел. Әмма кайберәүләр, яшьләр шулай итеп булса да, телефоннардан котылып торалар, саф һавада физкультура белән шөгыльләнә, дигән фикерләр әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев