Балалар бакчасыннан качкан ике кыз буенча прокуратура тикшерү эшен башлаган
24 ноябрьдә чаллының «Инешкәй» балалар бакчасында ике кыз бала югала.
39 комплекста урнашкан балалар бакчасындагы бер төркем баланы тәрбияче ишегалдына йөрерргә алып чыга. Прогулкадан кергәндә ике баланың юклыгы ачыклана.
Бу хакта социаль челтәрдәге аккаунтында югалган кызларның берсенең әнисе язып чыга. Ана баланың югалуы турында 1,5 сәгатьтән соң гына хәбәр итүләренә ачына. Кызларны тәрбияче 13.50 сәгатьтә тапкан. Кызлар бакчадан койма аша чыгып китәләр. Өч олы юлны кичеп чыгалар, җәяүләп өч комплексны үтәләр. Бу көнне төркемдә нибары 11 бала булган. Тәрбияче кече тәрбиячн өчен дә эшләгән.
Әлеге вакыйга уңаеннан Чаллы шәһәре прокуратурасы тикшерү эшен башлаган.
Чыганак: "Челнинские известия"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев