Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

«Ана капиталы арта, пособиеләр индексацияләнә»: 1 февраль алып килгән яңалыклар белән танышыгыз!

Февраль ае тормышыбызга шактый үзгәрешләр алып килә. Төп яңалыклар безнең язмада.

Ана капиталын арттыру

Беренче бала туганда ана капиталы суммасы 631 мең сумга кадәр, ә икенче бала туганда 834 мең сумга кадәр артачак. Өстәвенә, бала туганда һәм аны карау өчен бер тапкыр бирелә торган пособиеләр дә арттырылачак. Хәзерге вакытта беренче бала туганда 587 мең сум, ә икенчесе өчен (әгәр беренчесе өчен сертификат алынмаса) 775 мең сум түләнә.

Башка пособиеләр турында

Моннан тыш, 1 февральдән башлап, 40тан артык төрле түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 7,4 процентка индексацияләнәчәк. Бу 20 миллионнан артык россиялеләргә, аерым алганда-  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Россия, СССР Геройларына һәм Хезмәт Геройларына, чернобыльчеләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч төркем кешеләргә һәм башкаларга кагылачак.

Моннан тыш, 1 февральдән эшсезлек буенча пособие күләме дә артачак: 1500 сум урынына 1613 сум булачак, ә максималь сумма 12 792 сумнан 13 751 сумга кадәр күтәреләчәк.

Кредитлар һәм коллекторлар

1 февральдән банк клиентка кертем срогы тәмамлану турында бушлай мәгълүмат бирергә тиеш.

Ә Федераль суд приставлары хезмәте профессиональ коллектор оешмаларының дәүләт реестрын, шулай ук кредит һәм микрофинанс оешмалары исемлеген алып бару өчен җаваплы булачак. Моннан тыш, алар мондый оешмаларның эшчәнлеген контрольдә тотачак.

Күчемсез милек турында мәгълүмат

1 февральдән күчемсез милек объектлары исемлегенә кертелә торган мәгълүматлар составы киңәйтеләчәк. Торак бинаның ремонтланырга яки сүтелергә тиешле күп фатирлы йортта урнашуы турында мәгълүмат барлыкка киләчәк. Әгәр дә йорт яшәү өчен яраксыз булса, ул шулай ук искәртеләчәк.

Сыралар да тикшерелә башлый

Күптән түгел алкоголь продукциясенең билгеле бер төрләрен җитештерүчеләрнең "Росалкогольрегулирование" алып барган реестрында теркәлүен таләп итүче үзгәрешләр гамәлгә керде.

Яңа закон нигезендә, быелның 1 февраленнән 2025 елның 31 маена кадәр "Росалкогольтабакконтроль" аларның территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, медовуха җитештерүчеләрнең реестрына кертелгән оешмаларны тикшерәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев