Мәгаллимә Дилбәр Мурзина: Мәктәптә — Уңыш бәйрәме
Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган вакытта Такталачык якларыннан хат кабул иттек.
Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән,
Җимешләр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән!(Резеда Вәлиева).
Әйе, чыннан да көзнең матурлыгы үз кулларың белән бакчада өлгергән уңышны җыйнап алган да күренә. Уңыш мул булганда гына табыннар түгәрәк, бәйрәмнәр ямьлерәк була шул. Такталачык мәктәп-интернатында ел саен матур бер бәйрәм була. Ул — «Уңыш бәйрәме». Бүген менә шушы бәйрәмне укучы балалар гына түгел, мәктәптә эшләүче барлык абый- апалар да көтеп ала. Чөнки, җир куенына салган кечкенә генә орлыклардан зур-зур яшелчәләр, тәмле-татлы җиләк- җимешләрне җыйнап алганчы бакчада хезмәт куйган һәркемнең никадәр көче куела бит. Бәйрәмне бакча мөдире Гөлчәчәк Флүс кызы Шәйхенурова бакча эшчәнлеге белән таныштырудан башлады.
Бәйрәм күңелле мизгелләрга бай булды. Укучыларыбыз берсеннән-берсе уздырып бик тә үзенчәлекле, зәвыклы итеп көзге модалар күрсәттеләр. Ә инде иҗади чыгышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Бәйрәмнең тагын да күңеллерәк өлеше ахырда булган икән. Мәктәбебез директоры Наилә Хаҗимәрдан кызы Хаҗиева алдынгы укучыларны матур — матур бүләкләр белән бүләкләде. Укучы балаларның һәрберсе дә мулдан тутырылган күчтәнәч капларын алганда шатлыкларының иге- чиге булмады! Бу тәмле бүлакләр өчен мәктәбебезнең даими иганәчеләре булган Армен һәм Жанна Бакоян гаиләсенә рәхмәтларебез чиксез. Аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләчәктә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев