Актаныш

Актаныш районы

16+
Яшәеш

Яз килә, яз көлә, яз тәрәзәдән керә!

Хәерле иртә, кадерле дуслар! Бу көннәрдә без кыш белән саубуллашабыз, бусагада- яз!

Кояш көннән-көн ныграк яктырта, анңы җылысы җиһанны язга әйдәкли. Өй, гараж, мунча түбәләреннән  зур, озын боз сөңгеләре балыкка килеп, игътибарны үзенә ымсындыра. Һавада инде уянып килүче табигать исе тарала.

Әйдәгез язны елмаеп һәм яхшы кәеф белән каршы алыйк!

Яз килә, яз көлә! 

Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһади сүзләре

Гөрләвек, гөрләвек
Җырлап ага урамнан.
Арынган, арынган
Җирләр карлы юрганнан.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Көймәләр, көймәләр
Узышабыз йөздереп.
Сыерчык, сыерчык
Сайрап тора өздереп.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Йокыдан, йөкыдан
Җир уяна яз килгәч.
Урамга ашыгам
Тәрәзәдән яз килгәч.

Яз килә,
Яз килә, —
Ак карлар эреп беткән.
Яз көлә,
Яз көлә, —
Кояш елмая күктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев