«Һөнәри дебют»та яңа компетенция- Хуҗалыкларга ветеринария табибларын үзебез әзерлибез!
Бүген Актаныш технология техникумында пешекче эше, бухгалтерия, эретеп ябыштыручы, төзүче, электрик, ветеринария юнәлешләре буенча «Һөнәри дебют» конкурсы үтте. Анда Актаныш районы мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Барысы 120 укучы үзен алда санап үткән һөнәрләрдә сынап карады.
Актаныш технология техникумында «Һөнәри дебют» конкурсы берничә ел рәттән уздырыла. Кызлар бигрәк тә «Пешекче эше» компетенциясен үз итәләр.
Остаз Лилия Вәлиева нәкъ шушы көнне лаеклы ялдагы укытучыларны- Энҗе Мансурова, Гөлүзә Фәйзуллинаны эксперт буларак конкурста катнашучыларга бәя бирергә чакыра. Бүген укучылар иң танылган татар халык ашларының берсе- гөбәдия әзерләде.
Камырын басып, эчлек әзерләп, барлык технологияләрне төгәл үтәп пешерелгән гөбәдияләр ике данәдә булырга тиеш. Кызларның аш-суга осталыгын «Үз һөнәренең остасы» конкурсында җиңгән студент Эльмир Нәбиев та күзәтеп торды.
Быелгы конкурска яңа компетенция өстәлде. Укучылар ветеринария юнәлешендә дә яңа белемнәр үзләштерә, берочтан әлеге һөнәргә куллары ятамы-юкмы икәнлеген ачыклый.
Узган ел ветеринария укытучысы Илдар Зиннәтуллин 12 укучыны дипломлы ветеринар итеп олы тормыш юлына чыгарган. Аларның бишесе Казан Дәүләт ветеринария академиясендә югары белем ала.
Мин озак еллар район ветеринария берләшмәсендә эшләдем. Бүген дә ике фермер хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшлим. Шактый гына белгечләргә һөнәремнең үзенчәлекләрен өйрәттем.
Район хуҗалыкларына ветеринарлар җитми бит. Менә шушы мәсьәләне чишү өчен безнең ветеринария станциясе техникумга Казаннан заманча җиһазлар кайтартты. Ветеринар белгечлеген алу өчен биредә база булдырылды, бөтен шартлар да тудырылды. Гамәли дәресләрне районыбыз хуҗалыкларында үтәбез. Чаллы Дәүләт педагогия университетында квалификация күтәрү курсларында булып студентлар белән эшләү күнекмәләрен алдым,- дип бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды укытучы Илдар Зиннәтуллин.
Бүгенге «Һөнәри дебют» конкурсының ветеринария компетенциясендә 8 укучы катнаша, алар Байсар, Яңа Әлем, кадет-интернат, Иске Кормаш, Әтәс мәктәпләреннән һәм гуманитар гимназия-интернаттан килгәннәр.
Укчылар конкурсның беренче этабында терлек тиресендәге яраларны эшкәртәләр. Ертылган, киселгән, тешләнгән, утлы коралдан атып яраланган, кадалган, янган һәм башка күп төрле яраларны тиз һәм сыйфатлы итеп чистарту, аннан тегеп кую буенча практик эшләр башкардылар. Икенчесендә презентацияләрен тәкъдим итәчәкләр.
- Кызыксынмасалар, конкурска килмәсләр, иде. Янымда өйрәнергә теләк белдереп йөргән яшьләр йөгереп йөргәнгә бик шатмын,- ди Илдар Зиннәтуллин.
Кайбер укучылар чыннан да кызыксынучынлыклары белән аерылып торалар.
Кадет-интернат мәктәбеннән Дарина Гайнуллина презентациясен хайваннардагы инфекцияле авыруларны дәвалауга багышлый, мондый профориентация эшчәнлеге аңа киләчәктә һөнәр сайларга булыша.
Тикшерү эшләре алып бардым. Яшьтәшләрем арасында сораштыру үткәрдем. Анда 20 кеше катнашты.
Дәүләт авыру хайваннарны кайгыртырга тиешме, вакцинация ясатуның роле зурмы, без хайваннарны кайгыртырга тиешме, дигән сорауларны бирдем. Укучылар хайваннарны яклауга, аларны кайгыртуга карата битараф түгел. Дүрт аяклы дусларыбыз безнең табигатьнең мөһим өлеше.
Киләчәктә ветеринария яки медицина юнәлеше буенча югары белем алып кешеләрнең, терлекләрең сәламәтлеген кайгыртыр идем, – ди Дарина.
Элеккеге Советлар Союзы чорында мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныфы укучысы кулына нинди дә булса һөнәр алып чыккан.
Әлеге мөһим гамәл яңадан тергезелергә ошап тора. Киләчәктә районыбыз мәктәпләрендә һөнәргә бәйле сыйныфлар ачу планы бар.
Мәсәлән, мәктәпләрдә аграр, энерго, кулинария сыйныфлары ачу, укучыларны мәктәп бусагасыннан ук һөнәргә өйрәтү күздә тотыла. Технология техникумы бу уңайдан белем учакларына база мәйданчыгы була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев