Актанышта социаль өлкәдә эшләүче хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котладылар
Районыбызның социаль тармакта хезмәт куючыларның күпчелеген гүзәл затлар-хатын-кызларыбыз тәшкил итә. Гомумиләштереп әйткәндә, кеше туганнан алып вафат булганчыга кадәр алар кулында. Табиб, педагог, мәдәният, музей хезмәткәрләре, китапханәче, социаль хезмәткәрләр Актанышта иң беренчеләрдән булып язның беренче бәйрәме- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итеп алды.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова социаль өлкәдә эшләүче хатын-кызларның эшчәнлеге районыбызның социаль-иҗтимагый йөзен күрсәтүче мөһим тармак булуын билгеләп үтте. Актаныш районы җитәкчелеге исеменнән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, уңышлар теләде:
-Авыр, җаваплы эшегездә уңышлар, берочтан гаиләгезне дә матур итеп алып барасыз, гаиләгездә дә тынычлык, иминлек булсын, балалар, оныклар шатлыгын күреп, сәламәтлек белән яшәргә язсын.
Хатын-кыз өчен иң мөһиме- гаиләсе бөтен, балалары сау-сәламәт, кыз-улларының тормышта үз урыннарын табуы. Сезгә шушы олы бәхетне телим. Алга таба да кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп, аңлашып эшлик. Ир-егетләрнең бәйрәмдә генә түгел, һәркөнне назларын, иркәләүләрен, улларыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез, -диде Дилбәр Миркасыйм кызы.
Язгы бәйрәм концертында нәкъ менә бүген үзенең юбилеен каршы алучы, озак еллар Татар Суыксуы мәдәният йортында эшләгән Гөлнур Мирзаһитованы да тәбрик иттеләр. Язгы кояш нурларына коенып дөньяга килгән Гөлнур Альберт кызына Дилбәр Әнвәрова район башлыгының рәхмәт хаты һәм зур чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
Гүзәл затларыбыз игътибарына Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, талантлы композитор Инсаф Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Агыйделем моңнары» халык уен кораллары ансамбле тәкъдим ителде.
Ансамбльгә кушылып Актанышның иң талантлы артистлары чыгыш ясады. Татар милли классик музыкасының иң матур җырларын Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары башкарды. Хатын-кызларыбыз, Рәмис Хәсәнов, Валерий Миңнегалиев,
Чулпан Салихова, Данил Кәндимов, Лилия Хөсәенова, Назыйф Әгъләмов һәм башкаларның үз тавышлары белән ансамбль уенчылары көенә кушылып җыр сузуларын яратып тыңладылар, алкышларга күмделәр.
Шулай ук Рәфис Бәйрәмгуловның залны курай моңнарына төрүе хатын-кызларыбызны бер мәлгә сихерләп әсир итте.
Концертны Балалар сәнгать мәктәбе директоры Айзат Әмиров алып барды.
Башкарма комитетның спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов
гүзәл затларыбызны хөрмәтләп, изге теләкләрен җиткерде һәм Роберт Миңнуллинның хатын-кызларга багышланган иң матур шигырь юлларын бүләк итте:
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
хатын-кыз- чибәр була!
Шуны белә алмаган ир-атлар,
Әлбәттә, җүләр була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев