Актаныш

Актаныш районы

16+
Яшәеш

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 8 Март бәйрәмендә: Рәхмәт Сезгә!

Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Анда район җитәкчелеге, төрле авыл җирлекләреннән килгән гүзәл затлар катнашты.

Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Кадерле гүзәл затлар! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу - бик матур, барыбыз да яраткан язгы бәйрәм.

Сез мәхәббәт, наз, матурлык атмосферасын аласыз. Сезнең һәркайсыгыз иң яхшы сүзләргә лаек. Сез гаилә учагын саклыйсыз, үзегезне йорт эшләренә, балаларыгызга багышлыйсыз. Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм лаеклы тәрбия бирә белүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез, - диде Ленар Зарипов.

Җитәкчебез билгеләп үткәнчә, безнең хатын-кызлар үзләренең рухи юмартлыгын игелекле эшләрдә, яраткан эшләрендә күрсәтә, өстәвенә балаларына, оныкларына рухи кыйммәтләр бирәләр һәм гореф-гадәтләрне саклыйлар, аларны патриотлар итеп тәрбиялиләр.

Районыбыз башлыгы бигрәк тә хәрби операциядә илебез киләчәге өчен неонацизмга каршы көрәшүче геройларның,  якыннарына- әниләренә, хатыннарына, солдатларга булышучы волонтерларга, аларны кайгыртучы барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев