Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Бөтенроссия «Туган тел» форумында методик остаханә үткәрде
Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә узган беренче Бөтенроссия Туган тел форумында Актаныш районыннан да бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
"Тәрбия. Белем. Тел" девизы белән узган форумга Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән мәгариф идарәләренең татар телен укыту методистлары, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар саны 800 дән дә артып киткән.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Чулпан Шәрипова Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән форумның методик мәйданында чыгыш ясый. Чулпан Рәмзил кызы "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны кызыксындыру алымнары һәм уңышка ирешү юллары" дигән темага методик остаханә үткәргән, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Әлеге методик мәйданчыкта Оренбург, Төмән, Саратов өлкәләреннән килгән укытучылар да чыгыш ясый.
- Татарстан Республикасы Рәисе катнашында узган киң колачлы чарада татар теле укытучылары үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр, сорауларына җавап алдылар. Һәрбер укытучыга методик әсбаплар әзерләнгән иде. Безнең өчен аеруча кыйммәтлесе- "Татар теле укытучысының өстәл китабы" булды. Дәрес бирү, тәрбия эшчәнлеге буенча бик тә кирәкле әсбап ул, - ди Чулпан Шәрипова,- Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин татар теле һәм әдәбияты укытучыларының олы хезмәтен бик зурлады һәм безне сөендереп "Татар теле укытучылары ассоциациясе" төзелү турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев