Актаныш

Актаныш районы

16+
И туган тел, и матур тел!

Актанышның яшь нәфис сүз осталары «Халыкара Җәлил укулары» бәйгесендә җиңде

Г.Камал театрында Халыкара Җәлил укулары нәфис сүз әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Тантаналы бәйрәмдә Актанышның яшь нәфис сүз осталары да бүләкләнде.2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. 2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды. Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үтте. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше. Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде. Гала-концертның режиссеры Радик Бариев. Сценарий авторы Резеда Зәйниева.

Бәйге нәтиҗәләре районыбыз өчен сөенечле булды: "Алтынчәч" балалар бакчасыннан Бикмухаметова Таңсылу "Фронтовик язучылар" номинациясендә 1 нче урын (җитәкчесе Әгзамова Кадрия Вәсим кызы), Басыров Миргали Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучысы Хайбрянова Рузалина һәм 8 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 нче урын (җитәкчесе Салахов Рамил Җәмигнур улы),Каенкай" балалар бакчасыннан Әюпова Зилә "Фронтовик язучылар" номинациясендә 2 нче урын ( җитәкчесе Айгөл Әюпова, Гүзәл Шәйхетдинова), Байсар мәктәбе җитәкчесе Салахов Рамил Җәмигнур улы "Җәлил татар телендә" номинациясендә 2 нче урын, Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең 4 б классы укучысы Габдрахманова Алия "Җәлил татар телендә" номинациясендә 3 нче урын (җитәкчесеХөсәенова Альбина Идрис кызы), 2 нче санлы "Ромашка" балалар бакчасыннан Гаянов Гаяз (җитәкчесе Гилметдинова Гөлүсә Таһировна) "Җәлил дөнья халыклары телендә" номинациясендә 3 нче урын яуладылар.

Әлеге укучылар һәм укытучыларын ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев